Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:11

Советлар берлеге Икенче дөнья сугышындагы җиңүгә хәлиткеч рольне бары үзе генә кертүен әйтә килде. Чынлыкта, шулай ук Һитлерга каршы сугышкан башка илләрдән ярдәм булмаса, советларның сугышта җиңә алуы икеле иде.

Азатлык 23 февраль бәйрәменә әлеге көннең барлыкка килү уйдырмалары белән бер таныштырган иде, бүген Русиядә "Бөек Җиңү" шаукымы җәелгән бер мәлдә, Икенче дөнья сугышына бәйле кайбер мифлар да игътибарны җәлеп итә.

Икенче дөнья сугышы Бөек Ватан сугышымы?

Советлардан аермалы буларак башка илләр әлеге сугышны Икенче дөнья сугышы дип атый. Сугыш 1939 елның 1 сентябрендә Өченче рейхның Польшага һөҗүме белән башланды. Озак та үтмәде, 17 сентябрьдә Польшага СССР да һөҗүм итте. Уртак җиңүне большевиклар һәм нацилар Брестта уртак хәрби парад үткәреп билгели. Ягъни, Икенче дөнья сугышын Сталин асылда Һитлер ягында башлый булып чыга.

Әлеге хәлне советлар тарихтан төшереп калдырырга тырыша һәм шуңа да сугыш башлануны 1941 елның 22 июненнән, ягъни Һитлерның элекке беректәше - Советлар берлегенә һөҗүм итүе көненнән исәпли.

Коммунистлар һәрвакыт фашистларга каршы булганмы?

Чынлыкта совет идеологиясе тамырлары шулай ук сулчы национал-социализмда булган алман нацизмына бары тик 1938 елдан соң гына каршы чыга башлый һәм бары 1941 елда гына, ягъни Германиянең Советлар берлегенә һөҗүменнән соң гына аны тулысынча дошман күрә.

1922-1938 елларда Советлар берлегенең Германия белән хезмәттәшлеге, бигрәк тә хәрби өлкәдә бик тыгыз бара. Нациларга кадәр дә, алар хакимияткә килгәч тә Сталин Германияне Көнбатыш капитализмына көрәштә стратегик беректәш дип күрә. Мисал итеп биредә 1920-нче елларда Казандагы танк мәктәбендә герман хәрбиләре өчен яшерен курслар оештырылуын китереп була.

Фашист Германиясен бары тик Советлар берлеге генә җиңдеме?

Чынлыкта бар дөньяга җәелгән шушы сугышта бары тик бер генә илнең җиңеп чыгуы патриотларның күңеленә май булып ятса да, дөреслеккә туры килә алмый. Мисал өчен, АКШтан СССРга ул чакта бик күп ярдәм килә. 1941 елның 22 июненнән башлап АКШ СССРны ленд-лиз програмына кертә, ягъни кораллар, ашамлыклар, чималлар, техника һәм башка кирәк-ярак "бурычка" бирелә.

Гомум алганда, ленд-лиз нигезендә СССРга 11 миллиард долларлык (хәзерге бәядән 140 мллиард долларлык) тауар, 17 миллионнан артык тонна төрле йөк китерелә. Монда кораллар, танклар, шартлаткычлар, очкычлар, паровозлар, машиналар, җиһазлар, ашамлыклар, төсле һәм кара металл, киемнәр һәм башкалар да керә. СССРның сугышта кулланган барлык әйберләрнең күләмен алганда, шартлаткычларның өчтән бере ленд-лиз белән килгән булган, тимер юл рельслары, локомотивлар сугыш вакытында җитештерелгәнгә караганда ике тапкырга күбрәк була.

Шулай ук фронттагы консерваларның да күпчелеге Америкада җитештерелгән булган. Шуның ярдәмендә ачлыктан сакланып калулары турында әле дә искә алучылар бар.

Рәсми совет пропагандасы Америка ярдәмен һәрвакыт азайтып күрсәтергә, яисә бөтенләй яшерергә тырышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG