Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кырымтатар телендә радио эшли башлаячак


Осман Пашаев
Осман Пашаев

Радиода ике автор програмы кырымтатар телендә чыгачак.

Украинада кырымтатар телендә радио эшли башлаячак. Украинаның мәгълүмат министрлыгы Украина радиосының беренче каналында кырымтатар телендә “Ватан седасы”(“Ватан тавышы”) һәм “Осман Пашаев белән бергә” дигән ике автор програмын башлап җиберергә әзәрләнә.

Програмнарны атнага ике тапкыр урта дулкыннарда, 549 КГц ешлыкларында Кырымда, Украина төбәкләрендә кайбер FM станцияләрдә тыңларга мөмкин булачак дип хәбәр итте, Украинаның мәгълүмат сәясәте министры Юрий Стець.

Бу тапшыруларны ул Кырымны Украинаның мәгълүмати аланына реинтеграция адымы дип атады. Програмнар 11 майда эфирга чыга башлаячак.

XS
SM
MD
LG