Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Хыдырлез бәйрәме узачак


Киевта "Нивки" паркында Хыдырлез бәйрәме узачак.

10 майда Киевта Хыдырлез бәйрәме узачак. Бәйрәмнең оештыручысы - “Кырымтатар яшьләр үзәге”. Чара Киев шәхәр хакимиятенең мәдәният департаменты ярдәмендә “Нивки” паркында үтәчәк.

3 майда Бакчасарай районында Кырым “хакимияте” оештырган Хыдырлез узды. Быелгы бәйрәм хөкүмәт тарафыннан оештырылды һәм анда Кырымның бар халкы һәм шулай ук Русия төбәкләреннән кунаклар чакырылды.

Шул ук вакытта Кырымтатар милли мәҗлесе хөкүмәт оештырган бәйрәмгә бармаска чакырды. 18 апрель көнне Бакчасарай милли мәҗлесе җирле утырышында хакимият оештырган Хыдырлез чараларында катнашмау турында карар кабул ителде.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров элегрәк халык бәйрәмгә үз теләге белән килми, Кырым хөкүмәте дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне китертүгә квота билгеләгәнен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG