Accessibility links

Әхтәм Чийгөз ачлык игьлан итте


Әхтәм Чийгөз
Әхтәм Чийгөз

Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгөз карцерга күчерелүгә ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән.

Акмәчәттә вакытлыча изоляторда тотылган Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгөзне карцерга күчергәннәр. Моңа ризасызлык белдереп ул ачлык игълан иткән. Бу турыда аның хатыны Эльмира Аблялимова Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелялга хәбәр иткән.

“Бу эш буенча тикшеренү комитеты дистәләрчә шаһитны чакырып сораулар үткәрә, җавапка тартылганнарны иреккә чыгу урынына Чийгөзгә каршы ялган мәгълүмат бирергә мәҗбүр итәләр. Элек андыйлар табылмаган булса, хәзер андый 1-2 кеше табылган” диде ул.

Кырымга кертелмәгән, хәзер Киевта яшергә мәҗбүр булган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Чийгөзнең карцерга күчерелүен 18 май алдыннан аннан үч алу дип бәяләде.

Чийгөзгә узган елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында Украинаның бөтенлеген яклаган массакүләм чаралар оештыруда гаепләү белдерелә. Ул 29 гыйнварда сак астына алынган иде. 19 февральдә мәхкәмә карары белән бу мөддәт өч айга, ягъни 19 майга хәтле озайтылган иде.

XS
SM
MD
LG