Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗади балалар күңеленә "Җиңү язы" сеңдерелә


Иҗади балалар күңеленә "Җиңү язы" сеңдерелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

Иҗади балалар күңеленә "Җиңү язы" сеңдерелә

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан патриотик хисләрне яшүсмерләр күңеленә татар әдәбияты-сәнгате аша да иңдерү дәвам итә. 5 майда Казан федераль университетында балаларның "Җиңү язы" иҗади бәйгесенә йомгак ясалды.

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап беренче тапкыр уздырылган бәйгенең оештыручылары - Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Журналистлар берлеге һәм “Прогресс” яшьләр үзәге иде.

"Бабаларыбыз кылган батырлыкларны кабат искә төшерү, яшь буынга үткәннәрне оныттырмау, тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен кемгә рәхмәтле булуыбызны искәртү юнәлешендә зур эш башкарылды", диде дәүләт вәкилләре.

Әдәби-иҗади бәйгегә Татарстанның һәр район-шәһәреннән, уку йортларыннан 700дән артык бала иҗади эшләрен юллаган. Алар мәкалә, истәлекләр, поэма, шигърият, пьеса, автор җыры номицияләрендә үзләрен сынап карады.

Бүләкләү тантанасын түшенә Георгий тасмасы таккан Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова ачып җибәрде. Ул бәйгенең җиңүчеләрен депутатлар, Журналистлар берлеге исеменнән сәламләде, Җиңүнең 70 еллыгы белән кайнар котлады. Алга таба балалар мөхтәрәм кунакларның һәм оештыручыларның тырышлыкларына рәхмәт йөзеннән шигырьләрен, сугыш турындагы моңлы җырларын яңгыратты. Жюри әгъзалары да җиңүчеләргә үзләренең фикерләрен, котлауларын җиткерде.

"Шушы 70 еллыкны каршылаганда татар милләтеннән 189 мең Советлар Берлеге герое барын беләбез. Аяусыз көрәштә безнең нинди көч белән сугышканыбызны һәм нинди милләт булганыбызны һәрвакыт күңелегездә калдырыгыз", дип ялкынлы чыгыш ясады халык артисты Әзһәр Шакиров.

Җиңүчеләргә мактау хатларын, бүләкләрне шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, актер Әзһәр Шакиров, “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев кебек балаларга билгеле шәхесләр тапшырды.

“Җиңү язы” әдәби бәйгесенең бер максаты - яңа талантларны барлап, иҗатларына юнәлеш бирү булса, икенче яктан Русия Җиңүенең 70 еллыгын, патриотик хисләр яшүсмерләр күңеленә әдәбият-сәнгать аша матур итеп сеңдерелде. Мөхтәрәм кунаклар аларга Җиңү турында яңа әсәрләр язарга хәер-фатиха бирде. Оештыручылар әлеге бәйге киләчәктә дә дәвам итәчәк дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG