Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Савченко адвокаты ун айда бернинди яңа дәлилләрнең барлыкка килмәвен әйтте.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Донбасста ике Русия журналисты үлемендә катнашлыгы бар дип гаепләнгән Украина хәрбие, очучы Надежда Савченконы сак астында калдыруны 30 июньгә кадәр озайтты.

Мәхкәмәдә тикшерүче Савченкога карата бик күп тикшерү эшләре алып барырга, аерым алганда 15 экспертиза уздыру, шаһитлардан сорау алу һәм аларны эшкә беркетү кирәклекне әйтте.

Тикшерүче Савченконың бик каты җинаятьтә гаепләнүен әйтте.

Савченко адвокаты Марк Фейгин 10 ай тикшерү барышында бу эштә бернинди яңа дәлилләрнең барлыкка килмәвен белдерде.

XS
SM
MD
LG