Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

Төмәндәге татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, эшмәкәр Ринат Насыйров Өремчедә булып андагы татарлар һәм уйгырларның Русиядәге татарлар белән хезмәттәшлеккә әзерлеген тойган.

Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, эшмәкәр Ринат Насыйров Кытайдагы Синҗан уйгыр автоном төбәгенә һәм аның башкаласы Өремчегә сәфәре турында Азатлык радиосына сөйләде.

– Бу сәфәрегездә анда кемнәр белән очраштыгыз?

– Татарлар белән дә, кытайлар, уйгырлар, казакълар белән дә очраштык.

– Кайсы телләрдә сөйләштегез соң?

– Татар белән татар телендә.

– Кытайлар?

– Татарлар анда төрле дәрәҗәдә үтеп кергәннәр. Кытайлар белән шулар тәрҗемәсе аша үз телебездә сөйләшеп аралаштык. Татарлар бик әйбәт кенә яшәп яталар. Кемдер Дәүләт шурасында, кемдер хакимияттә эшли, кемдер банклар төзи, кемдер таможняда, кемдер башка эштә эшли. Безнең өчен Кытай белән хезмәттәшлекнең иң кыска юлы Өремчедәге татар оешмасы аша булачак дип исәплим.

– Бизнес өлкәсендәге хезмәттәшлек турында әйтәсеңме?

– Бизнес хезмәттәшлеге дә, аннан соң инкыйлабтан качып киткән кешеләрнең гореф-гадәтләре, телләре, матур борынгы җырлары сакланган, гармуннар уйнап каршы алдылар. Бик әйбәт булды.

– Күпме татар яши анда хәзер?

– Рәсми саннарга караганда, 3,5 мең татар яши.

– Уйгырлар да безгә бик якын бит инде.

– Уйгырлар белән дә үзебезнең телдә сөйләшәбез. Бик яхшы аңлыйлар. Уйгырларның медицина үзәге бик көчле. Үзләренең 2500ләп ел тарихы булган медициналарын әле дә дәвам итәләр. Татар телендә, яулыклар бәйләгәннәр, түбәтәйләр кигәннәр. Кытайлар йөрәк тибешен өч бармак белән сизеп авыруны ачыкласа, уйгырлар дүрт бармак куеп тикшерә. Аермасы шул гына. Шулай да, раслау өчен заманча технологияләр белән исәпләп нинди авыру, нинди сәламәтлек булуын ачыклап күрсәтәләр. Мин уйгырлар гомер озынлыгы белән японнардан (уртача 82 ел – ред.) кала икенче-өченче урыннарда булырга тиештер дип уйлыйм. Авыруларны бернинди антибиотиксыз, үзләренең үләннәре, ысуллары белән аякка бастыралар.

– Туклану, ризык ягы ничек анда?

– Уйгырларныкы. Бераз Кытайныкы кергән. Татарның да бөтен нәрсәсе бар. Уйгырларда да күп нәрсә үзбәктән кергән, татарлардан алынган. Уйгырлар минем өчен шул ук татар инде ул. Инкыйлабтан соң алар бүтән телгә, бүтән халыкка әйләнеп баралар.

– Медицина турында сүз кузгаттың. Медицина өлкәсендәге хезмәттәшлек турында да сөйләшкән идегезме?

– Без ул турыда сөйләштек. Үзебезнең борынгы бабайлардан килгән үләннәр белән дәвалап терелтү белемнәребез юкка чыккан дияргә була. Анда әле узган апрель азагында гына Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да карап китте, Өремчене. Анда чын мөселманча үләннәрне аңлау, дөньяны аңлау бар. Без хастаханәләрен дә карап чыктык. Алар күп кенә юнәлешләрдә, гинекология дә, бала табу да, яман шешне дәвалау да, бавыр, бөер, йөрәк, сөяк авыруларын да алар бернинди антибиотик, бернинди химия терапиясе кулланмыйча дәвалыйлар.

– Төмән төбәге яки Татарстан өчен андагы тәҗрибәне өйрәнеп үзебезгә алып кайтумы яки кешеләрне анда алып барып дәвалаумы отышлырак булыр иде?

– Аны өйрәнеп безгә алып кайтып булмас дип уйлыйм. Себердә яшәүчеләр өчен моннан сәгать ярым Новосибирскига, ике сәгать Өремчегә очу иң кулае. Казакъстан аша тимер юл һәм машина юлы бар. Таможняда татар кешеләре җитәкче булып эшли. Шәһәр эчендә дә татарлыклар күп.

– Ә виза мәсьәләсе ничек?

– Визаны безгә һава аланында ук бирделәр. Консуллык кирәк түгел, кергәндә үк бирәләр.

– Синҗан уйгыр автоном төбәгендә нәрсәләр җитештерәләр? Кытайның төп җитештерүе башка өлешендә бит инде.

– Кытай эчендә җитештерү юллары һәммәсе эшләнгән инде. Өремчедә өч зур һава аланы бар. Аннан Кытайның башка шәһәренәме, башка теләсә кайсы илгәме очып була. Минемчә, безгә Кытай белән эшләү өчен иң уңай, иң җиңел юл үзебезнең татарлар, уйгырлар аша эш итү.

– Безгә дигәндә татарларны күз алдында тотып әйтәсеңме?

– Әйе, шулай. Без анда татарларның оешмасын төзү турында да сөйләштек. Алар безнең Бөтендөнья татар эшмәкәрләре берләшмәсенә дә керәчәк. Бик яхшы каршы алдылар. Тау башларына менеп, сарыклар суеп, үзебезчә җырлар җырлап, аккордионнарда уйнап, менә шундый хәл дә булды.

– Өремчедә берничә ел элек күтәрелеш булып 200ләп кешене үтергәннәр дә иде бугай.

– Ул хәл бара инде. Кытай ул яктан бик каты тота. Уйгырларны барыбер ассимиляцияли. Анда ясалма рәвештә кытайларны күчереп утырту дәвам итә. Халыклар саны чагыштырмасы бер хәлгә килсә, каршы чыкмаячаклар дип уйлыйлар. Алар бу хәл турында бик күп сөйлиләр.

– Ниндидер киеренкелек, иминлек көчләренең күплеге сизеләме?

– Урамда автоматлар белән торалар инде. Әмма эш өчен беркемгә дә авырлык китермиләр. Аларда эшмәкәрлек өчен бөтен нәрсә ачык. Һәрберсе үзенә эш тапкан. Анда безнең Габбас дигән абзый Дәүләт шурасында утырса, аның улы администрациягә кергән, оныгы һаман да кәсепчелектә, ашханәләр ачкан, башка төрле эшләрне эшләп яшиләр. Бик тату торалар, бер-берләрен беләләр, аз санлы булганга күрәдер инде. Бик җылы каршыладылар. Мин Кытайда ничә мәртәбә булдым бит инде. Безгә Кытай ябык, Русиягә дә, татарга да, башка илләргә дә ябык алар. Ә менә татарлар аркылы киңәшеп, сөйләшеп, аңлатып эшләү җиңелрәк. Аларга кытайның менталитеты сеңгән бит инде. Шуңа күрә безнең өчен иң кыска юл алар аркылы дип уйлыйм. Хәзер, безгә Европа ябылгач, Америка ябылгач, Аллаһы Тәгалә кытайлар белән эшләргә насыйп итте инде.

– Медицинадан тыш кайсы өлкәләрдә хезмәттәшлек итеп булыр иде? Сез анда карап кайткансыздыр бит инде.

– Мин карап кайттым. Мин монда шифаханә, курорт эшен оештырып җибәрмәкче булам. Анда үзебезнең мөселман уйгырлар булачак. Уйгыр медицинасы дип әйтәләр, ул кытай медицинасы белән бер санда бара, бер дәрәҗәдә. Шуңа күрә Төмәннән бераз читтәрәк шундый бер үзәк ачарга уйлап торам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG