Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород колониясендә каршылык нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган


Түбән Новгород өлкәсенең өченче санлы дәвалау-төзәтү колониясендә чыккан каршылыкта бер кеше үлгән, дистәдән артыгы яраланган. Барлыгы хастаханәгә 15 тоткын китерелгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең төбәк матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Никишова белдерүенчә, зыян күргән сигез кешенең хәле авыр, берсе операция вакытында җан биргән. Хезмәткәрләр зыян күрмәгән.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе мәгълүматларына караганда, тоткыннар җиһазларны, берничә видеокүзәтү камераларын ваткан.

Бәрелешләр нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлегә беркемгә дә гаеп белдерелмәгән.

Каршылыкның сәбәбе буларак берничә кәефсез кешенең сугыш оештыруы һәм хуҗалык төзелеш бинасын яндырырга тырышу белән аңлатыла.

Әлеге колониядә нигездә туберкулез һәм ВИЧ белән авыручылар тотыла. Тоткыннар яшәү шартларыннан зарланып берничә тапкыр җәмәгать тикшерү комиссиясенә мөрәҗәгать иткән булган.

XS
SM
MD
LG