Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман журналистлары ник татарча язмый?


Казандагы Русия ислам университетында ислам темасына язучы журналистлар әзерләү бары урыс телендә генә бара. Оештыручылар моны татар телле укытучылар булмау белән аңлата.

Соңгы вакытта мөселман журналистикасы дигән төшенчә еш очрый башлады. Русия ислам университетында өченче ел журналистика бүлеге эшләп килә, апрель азагында гына мөселман журналисты мәктәбе үзенең курсларын тәмамлады. КФУ һәм РИУда белем бирүче Резеда Сафиуллина мөселман журналистикасы дигән төшенчәнең шартлы булуын әйтә.

Резеда Сафиуллина
Резеда Сафиуллина

“Чын мәгънәдә журналистика мөселман яки мөселман булмаганнарга бүленә алмый. Без монда ислам темасын яктыртуны күз алдында тотабыз, чөнки бүгенге көндә ислам темасын яктырту – проблема. Татарстандагы, Русиядәге мөселман җәмгыятендә барган процессларны дөрес итеп яктырту җитеп бетми.

Рәсми дини идарәләргә игътибар итсәк, алардан мөфти анда барган, шундый чыгыш ясаган, шундый чара уздырдык дигән хисап формасындагы хәбәрләр килә. Аналитика юк. Әгәр дөньяви яки православ чыганак икән, ул күбрәк исламофобия белән сугарылган була. Әгәр шартлау турында яңалыклар бирәләр икән, хиҗаплы хатын-кызларны, сакаллы ир-атларны күрсәтәләр.

Мөселман сайтларын алсак, анда үгет-нәсыйхәт, тәрбия темаларына юлыгасың һәм ул мөселманнарга юнәлтелгән. Хәдисләрдән өзекләр китерелә, дәгъват. Бу мораль уку шулай ук кызык түгел. Кайвакыт гарьләнеп куясың.

Татарларны алыйк ди, аларның бит барысы да исламны тирәнтен белгән кеше түгел, шуңа хәтта үзләрен мөселман дип санаганнар арасында да исламофобия бар. Шул ул кыска ыштанлы яки никаб япкан хатын-кызны күрсәләр, курку хисе туа. Шуңа ислам турында ачыграк итеп язучы авторлар кирәк”, ди ул.

Күптән түгел КФУ каршыда Ислам һәм исламият фәнен үстерү ресур үзәк (ресурный центр по развитию исламского и исламоведческого образования) барлыкка килде. Ул дәүләт тарафыннан финанслана. Аның каршында мөселман журналисты мәктәбе эшләде.

“Анда ислам журналистикасында нәрсәгә игътибар итү, ничек дөрес яктырту турында сүз барды. Узган ел бу курс өч-дүрт ай дәвам итте. Атнасына ике-өч көн барды. Төрле модульләр булды. Анда университет укытучыларын, PR белгечләрен җәлеп иттек, телевидение, интернет технология белән эшләү, сайт булдыру һәм анда язмалар урнаштыру мәсьәләләре каралды. Дагыстаннан да, Мәскәүдән дә белгечләр килде. Ислам турында даими чыгыш ясаучы Максим Шевченко, Нижгардан Фирдәүс Гарипова, сәясәт белгече Илшат Сәетов һәм башка белгечләр булды.

Быел без бу мәктәпнең эшен үзгәрттек. Абитуриентлар үзләрен сынап карасыннар өчен эшләнде бу курслар. Ай ярым барды. 12ләп кеше килде. Яшьләр дә, өлкән кешеләр дә бар иде, әмма мәгълүмат җитмәү сәбәпле, аз кеше катнашты.

Кызганыч, бүген барлык бу чаралар урыс журналистикасына нигезләнә. Татар журналистикасы бөтенләй бетеп бара дияргә була, ләкин шулай да дәүләт ярдәменнән башка чыгучы хосусый газеталар чыгып килә һәм аларга ихтыяҗ бар. РИУда бәлкем татар журналистикасы белгечлеген ачу яхшы булыр иде. Дәүләт тарафыннан да аңлау булырга тиеш. Аннары белгечләр җитми.

Мисал өчен, исламдагы дини агымнар турында лекцияләр укыр өчен Дамир Шиһабиев татарчаны камил белми. Ул яхшы белгеч, хәтта дәреслеге дә бар, әмма лекцияләрне урысча гына укый.

Шуңа, бу хакта кем сөйләсен? Журналистиканы нигездә журналист булып эшләүче тәҗрибәле кешеләр түгел, ә фәнни эш яклап укытучы булганнар укыта. Татар гына түгел, хәтта урыс журналистикасы өчен дә белгечләр табу проблема. РИУда дәресләр 99% урыс телендә бара. Кайсы гына югары уку йортны алсак та кызганычка милли компонентның тараюын күрәбез», ди Сафиуллина.

XS
SM
MD
LG