Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт курчак театры Казанга, татар курчак театры Уфага бара


"Әкият" курчак театры
"Әкият" курчак театры

Башкорт дәүләт театры Казанда сигез спектакль күрсәтәчәк.

13-16 май көннәрендә Башкорт дәүләт курчак театры Казанга гастрольләр белән килә. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфа артистлары Татарстан башкаласында “Зур сер” интерактив әкиятен күрсәтергә ниятли. Ул аю баласының Тропик утраудагы маҗаралары хакында. Гомумән алганда, Башкортстан курчак театры 8 спектакль алып киләчәк.

Бу вакытта Татар дәүләт “Әкият” курчак театры артистлары Уфада булачак. Башкортстан башкаласы сәхнәсендә Казан кунаклары танылган татар язучысы Абдулла Алиш әсәре нигезендә куелган “Сертотмас үрдәк” музыкаль әкиятен күрсәтәчәк.

“Ике театрның алмаш гастрольләре - күптәнге һәм яхшы традиция. Ул тәҗрибә уртаклашу, мәдәни элемтәләр булдыру һәм ныгыту, тамашачыларны театрга җәлеп итү, аларны яңа спектакльләр белән таныштыру өчен күрше республикалар тарафыннан гамәлгә ашырыла”, - дип искәртә Башкорт курчак театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Валентина Айшпор.

XS
SM
MD
LG