Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

Русиядә исламның бүгенге торышын өйрәнү өчен бер мәйданчык булдыру күздә тотыла.

25 майдан 4 июньгә кадәр Казанда беренче тапкыр “Русиядә ислам” дигән җәйге мәктәп узачак. Аны Казан федераль университеты, Петербурдагы Европа университеты һәм ТАИФ ширкәтенең Русиядәге ислам халыклары тарихын өйрәнү бүлеге оештыра. Ул Русия һәм Якын көнчыгышта исламның бүгенге торышын өйрәнүче яшь буынны әзерләү өчен мәйданчык булдыру максатыннан уздырыла.

Анда социологлар, лингвистлар, дин белгечләре белән семинарлар, Татар бистәсе, Казак Кирмәне, Русия ислам университетына сәхәтләр каралган.

“Русиядә ислам тарихын өйрәнүче яңа бер буынны үстерергә ниятлибез. Бәлкем Сарытау, Самар һәм башка шәһәрләрдә яшьләр университетта белем ала һәм киләчәктә кайсы юнәлештән китәргә дип уйлыйдыр, аларның уку йортында ислам, татар тарихын өйрәнү юнәлеше булмаска да мөмкин. Шуңа бу мәктәпне ачып кызыксынучыларны җәлеп итәргә булдык”, диде оештыручыларның берсе Әлфрид Бустанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG