Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки журналистлар Казанга киләчәк


Turkey - Turkish national broadcasting channel TRT logo, undated
Turkey - Turkish national broadcasting channel TRT logo, undated

Чарада 22 илдән 100 журналист катанашачак.

26-29 май көннәрендә төрки журналистлар Казанга җыела. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Күптән түгел Дөнья журналистлар берлеге рәисе Мәндәрәс Дамир җитәкчелегендәге вәкиллек Казанга килеп, “Татмедиа” оешмасы җитәкчеләре белән күреште. Очрашу ахырында Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасының икенче җыенын Казанда үткәрергә дигән карарга киленде. Аның беренчесе “2013 елда Искешәһәр - төрки дөнья мәдәният башкаласы” программасы кысаларында Төркиянең Искешәһәр каласында үткәрелгән иде.

Татарстан башкаласында узачак быелгы чарада 22 илдән 100 журналист катнашачак. Җыенга Төркиянең “Анадолу” мәгълүмат агентлыгы, дәүләт телерадио корылышы “ТРТ”, Министрлар Кабинетының матбугат, нәшрият һәм мәгълүмат идарәсе вәкилләренең дә баруы көтелә.

II Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасы җыенында "Төрки дөньяда коммуникация һәм хезмәттәшлек" турында чыгышлар ясалачак, фикер алышу күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG