Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү парадына әзерлек сәбәпле, һава ширкәтләре очышларны туктатып торган


9 май көнне дә парад сәбәпле, һава ширкәтләре очышларны туктатып торачак.

Бүген иртән Мәскәүдә Җиңү парадына әзерлек сәбәпле, 50 минутка очкычларны җибәрү һәм кабул итү туктатылып торган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Росавиация хәбәр итүенчә, йөздән артык очу җиһазлары парадта чыгыш ясау өчен һавада әзерлек алып барган.

«Барлык авиаширкәтләр алдан ук кисәтелеп куелды һәм Мәскәү графигын тәртипләү өчен вакытлары бар иде», ди оешма.

Очышларны тыю 9 май көнне дә кертеләчәк.

XS
SM
MD
LG