Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депортацияне искә алу алдыннан кырымтатарларга басым арта


2014 елның 26 феврале, Әхтәм Чийгөз уртада халыкны тынычландыра
2014 елның 26 феврале, Әхтәм Чийгөз уртада халыкны тынычландыра

Рәсмиләр Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзнең карцерда ачлык игълан итүен кире кага. Ул арада тагын бер кырымтатар кулга алынды.

Кырымтатар җитәкчеләре репрессияләрнең яңа дулкыны башлануы турында әйтә. 29 гыйнвардан бирле бернинди дә гаепләү белдерелмичә Акмәчет изоляторында тотылган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзнең "тәртип бозу сәбәпле" карцерга күчерелүе билгеле булды. Бу хакта аның хатыны Эльмира Аблялимова хәбәр итте. Чийгөз бу гамәлгә ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән. Әмма Җәзаларны үтәүне контроль итүче федераль идарәнең Кырым бүлеге Чийгөзнең ачлык игълан иткәнен кире какты. Идарәнең матбугат вәкиле Алена Мамутова сүзләренә караганда, карцерга күчерү өчен прокуратура һәм мәхкәмә карары кирәкми. Чийгөз 2014 елның 26 февралендә Кырым Югары радасы каршындагы бәрелешләрне оештыруда шикләнелә.

Әхтәм Чийгөз эше башкаларны куркыту өчен аеруча кырыс итеп алып барыла, ди Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Рифат Чубаров
Рифат Чубаров

"18 май – кырымтатар геноциды корбаннарын искә алу көне алдыннан кулга алулар, сорау алу һәм 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Украинаның бөтенлеген яклап чыгучыларга карата көч куллану - оккупантларның ялган мәгълүмат җыеп аны кырымтатар милли хәрәкәте активистларын хөкем итү һәм башкаларны шуның белән куркыту өчен эшләнгәнен күрсәтә", диде Чубаров.

Соңгы атналарда "26 февраль" эше белән бәйле берничә кеше тоткарланды. Кайберләүләре кат-кат сорау алуга чакырылды. Аларның барысыннан да Әхтәм Чийгөзгә каршы шикаять итүләре соралган. Чийгөзнең үзенә дә изоляторда басым һәм янау көчәйгән.

"Ул арада җәмәгатьчелек 26 февральдә Кырым радасы каршында урам җыеннарын кемнәр оештырганын белә. Капма-каршы максатлар белән җыелучыларның бер ягын Рифат Чубаров (Мәҗлес рәисе – ред.), икенче ягын Сергей Аксенов (Кырым хакимияте башлыгы, ул чактагы “Русское единство” оешмасы рәисе – ред.) җыйган иде", дип язган Чубаров Фейсбукта.

Танылган журналист Айдер Муждабаев "Русия Кырымда этник чистартулар башлады" ди.

Айдар Муждабаев
Айдар Муждабаев

"Кырымтатарларның Русиядә яклау сорап мөрәҗәгать итәр кешеләре юк. "Милли мәсьәләне" Кырымда шул ук хакимият хәл итә. Шуңа күрә кырымтатарларның "XXI гасыр геноцидыннан" саклагыз” дип дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итми башка чарасы юк”, ди Муждабаев һәм Сталин вә Һитлерның аерым халыкларга каршы сәясәтен кабатламас өчен кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

"26 февральдә урам җыенын оештыру һәм катнашуда җиде кеше шикләнелә, аларның бишесе изоляторда утыра. Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз 29 гыйнварда, Талят Юнусов 11 мартта, Али Асанов 17 апрельдә, ATR каналы операторы Эскендер Небиев 21 апрельдә, Дегерменджи Мустафа 7 майда кулга алынып изоляторда калдырылды. 7 февральдә кулга алынган Эскандер Кантемиров 6 апрельдә, 18 февральдә кулга алынган Эскендер Эмирвалиев 17 апрельдә иреккә чыгарылды.

Кырымтатар мәҗлесе 18 майда депортацияне искә алу өчен матәм җыены уздыруны сорап хакимиятләргә мөрәҗәгать иткән иде, җыенны Акмәчетнең үзәк мәйданында оештыру рөхсәт ителмәде. Узган ел кырымтатарларга 18 май матәм йөрешенә чыгарга рөхсәт ителмәде, җыелырга урын Акмәчет читендә генә бирелде. Хакимиятләр бу көнне урамда җыелып йөрмәскә, аның урынына һәлак булганнарның рухына дога укып өйдә утырырга кирәк дип саный. Шулай ук Кырым хакимиятендәге кешеләр, елларча бу көнне зурлап уздырып кырымтатарларның үзаңына "мескенлек" сеңдерелде дип белдергән иде. Кырымтатарларның май башында уздырыла торган Хыдырлез бәйрәмен быел хакимиятләр "милләтара бәйрәм" итеп оештырда.

XS
SM
MD
LG