Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

"Татарлар Георгий тасмасы урынына татар тасмасы такса, урынлы булыр"


Георгий тасмасының тарихы нидән гыйбәрәт? Бу тасма белән татарның аждаһа символы арасында нинди бәйләнеш бар? Георгий тасмасына татар тасмасы алтернатива була аламы? Азатлык сорауларына галим Рафаэль Мөхәммәтдинов җавап бирде.

"Сүземне Георгий тасмасының килеп чыгышын аңлатып башлыйсым килә. Дүртенче гасырда Рим империясе чорында Диоклетиан императорлыгы заманында Георгий дигән кеше була. Ул яшьлегендә Рим гаскәрендә хезмәт итә. Мең кешелек гаскәргә җитәкчелек итә. Әмма ул яшерен рәвештә христианлыкны кабул итеп христиан диненә күчкән була.

Георгий гаскәрдә зур уңышларга ирешә. Христианнарны кысрыклау башланганнан соң исә, ул император алдында үзенең христиан булуын һәм үз диненнән баш тартмаячагын әйтә. Моның өчен аны кулга алалар, җәзалыйлар. Христиан диненнән баш тарттыру өчен алып барылган җәзалаулар сигез көн дәвам итә. Нәтиҗәдә ул христианлыктан баш тартмый һәм император аның башын чаптыра.

Бу уңайдан ул христианнарның изге кешесенә әверелә. Тора-бара аның исеменә чиркәүләр салдырыла. Еллар үткән саен христианнарның башкалар алдында ирешкән җиңүләре Георгий белән бәйләп аңлатыла башлый.

Нәтиҗәдә, хәзерге көн Русиясендә дә җиңү символы булып әлеге георгий тасмасы кабул ителә башлады. Ягъни христиан дөньясының җиңүе мәгънәсендә.

Бу тасмага татарлар ягыннан карыйбыз икән, бик кызыклы гына вазгыять килеп чыга. Эш шунда ки, Георгий Победаносец һәрвакыт атка атланган һәм кулына сөңге тотып, җирдә яткан зилантны кадаган кебек итеп сурәтләнә. Моннан нәрсә аңлашыла? Георгий христианлыкны яклаучы, ә аның дошманы - зилант - христианлыкның дошманы килеп чыга.

Казандагы зилант

Казандагы зилант

Аждаһа-зилантның тарихына төрле халыклар ягыннан чыгып күз салабыз икән, славяннарда елан тискәре каһарман була. Урыс әкиятләрендә дә бит аждаһалар явыз итеп, киленнәрне урлаучы, кешеләргә зыян салучы итеп тасвирлана. Ә татарларда аждахалар уңай каһарман, уңай образ итеп тасвирлана. Зилант Казан гербында да урын ала.

Георгий Победаносецка килгәндә, ул әлеге зилантны үтергән кебек итеп сурәтләнә. Бу тарихи планнан чыгып караганда, татарлар өчен Георгий тасмасы бу очракта бик үк туры килеп бетми. Чөнки әлеге тасма, татарларның изгесе булган-зилантны җиңүне тасвирлап тора.

Аннан соң бит зилант-аждаха бары тик татарларда гына түгел, көнчыгыш халыкларында да изге, уңай каһарман. Урыслар көнчыгышка хәрәкәт итеп Казан ханлыгын һәм башка ханлыкларны, дәүләтләрне басып алганда, бу, бер караганда, христианнарның христиан булмаган илләр, халыклар белән көрәшен дә чагылдырып тора.

Шуны әйтергә телим, без хәзер урыслар һәм татарлар бер илдә яшибез икән, татарларга Икенче дөнья сугышында җиңү хөрмәтенә Георгий тасмасы урынына Татарстан байрагын символлаштырган тасмалар тагу урынлы булыр иде. Аннан соң бит фашистларга каршы урыс халкы гына сугышмаган, анда татарлар да, башка халыклар да катнашкан. Урыслар христиан булгач, Георгий тасмасын таксын, сүзем юк, ә безгә, татарларга Татарстан байрагы төсендәге тасманы тагу килешер.

Георгий тасмасының нинди мәгънәгә туры килүен киң җәмәгатьчелек белеп тә бетерми. Бу тасманың кайдан килеп чыгуын белсәләр, күпләр аның урынына Татарстан байрагы төсендәге тасманы тагуны өстен күрерләр иде.

Хәтерләсәгез, узган елның 30 август - Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә Татарстан президенты да, министрлар да түшләренә әлеге Татарстан байрагы төсендәге тасмаларны тагып чыкканар иде. Ягъни, бәйрәм көнендә татар тасмаларын тагу тагын да зуррак ватанпәрвәрлек хисе бирер иде, татар тасмасы халыкларның тигезлеген күрсәтә торган символика булыр иде, дип сүзен йомгаклады галим Рафаэль Мөхәммәтдинов.

Шуны да әйтергә кирәк, узган еллардагы кебек, быел да "Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары Казанда татар тасмалары таратты.

Берлекнең рәисе Наил Нәбиулин татарлар Георгий тасмасын тагарга тиеш түгел, чөнки бу тасманың татар милләтенә һәм тарихына бернинди бәйләнеше юк. Ул беренче чиратта империя байрагы дип белдергән иде.

Георгий ордены

Георгий ордены

Моннан ике ел элек, галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф та, Георгий тасмасының Русиядәге җиңү көненә бернинди катнашы да юк дип белдергән һәм Георгий тасмасы - татарны басып алу тамгасы дип әйткән иде.

Георгий тасмасы – Изге Георгий орденына, Георгий тәресенә, Георгий медаленә кара һәм саргылт төстәге тасма. 1769 елда Екатерина II христиан динендәге Изге Георгий истәлегенә сугыш кырында батырлыклар өчен Изге Георгий орденын булдыру турында фәрман имзалый. Тәре итеп ясалган орденның уртасындагы түгәрәктә елан үтерүче Георгий сурәтләнгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG