Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Чаллы рәссамы болгарчылык иҗатын дәвам итә


Чаллыда рәссам Фирдәвес Гирфановның тууына 75 ел тулу уңаеннан иҗат күргәзмәсе ачылды. Рәссам үз иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә.

Фирдәвес Гирфанов узган гасыр азагындагы милли күтәрелеш чорларында болгарчылык юнәлешен яклап иҗат иткән рәссам. Бүгенге көндә дә ул фикерен үзгәртмәгән, без – болгарлар, татарлар килмешәк халык дигән фикердә тора.

6 май кичендә Чаллы картиналар галереясында Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Гирфановның тууына 75 ел тулу уңаеннан иҗат күргәзмәсе ачылды. Фирдәвес әфәнде үз иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә.

Күргәзмәгә куелган әсәрләр белән танышканнан соң без Фирдәвес әфәндегә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәбез.

– Быелгы күргәзмәгездә татар-болгар чорларын сурәтләгән иҗат эшләрегез дә байтак. Татар-болгар тарихы буенча сез нинди фикердә?

Менә соңгы иҗат эшләремнең берсе “Бәрән сугышы” дип атала. Бу рәсемне ясауга 1223 елда болгарларның монгол гаскәрләрен җиңүе этәргеч бирде. Тарихның шушы өлешенә кыскача гына тукталам. Шушы елны Чыңгыз хан 70 меңлек гаскәр белән Болгарга килә. Болгарлар аларны Җигүле таулары тирәсендә каршы ала, дошманны камап алып тар-мар итә. Дүрт меңләп монгол гаскәрие әсир итеп алына. Бу әсирләрне коллыкка да сатмыйлар, үтермиләр дә. Болгар яугирләре шушы дүрт мең әсирне махсус килешү төзеп, аны имзалатып, дүрт мең баш сарык малына алыштыра. Дүрт мең монгол сугышчысы дүрт мең сарыкка алышына. Бу күренеш тарихка “Бәрән сугышы” булып кереп кала.

– Фирдәвес әфәнде, хәзерге вакытта берничә кеше йөгерешкә чыкса да, ниндидер япон алымнары белән көрәшләр булса да, үзешчәннәр берәр тамаша оештырса да, ул чараларны “җиңүнең 70 еллыгы” белән бәйләргә генә торалар. Ә сезнең шушы көн алдыннан ачылган күргәзмәгезне җиңү белән бәйләмәделәр.

Мин күргәзмәне үземнең 75 еллык юбилеема багышладым. Әлбәттә инде бу очракны “70 еллыкка” дип әйтеп булмый.

– Шушы иҗатка кереп китү вакытларын да искә алып китсәк иде. Беренче әсәрләрне кайчанрак иҗат иттегез?

Балачагымнан ук рәсем ясарга ярата идем. Миңа унике яшьләр чамасы булгандыр, әткәй базардан шамаил алып кайткан иде. Шамаил миңа бик ошады. Мин аны әле күчереп тә яздым. Аннан соң инде күрше-тирәбездәгеләргә дә күрсәтеп чыктым. Бик ошаттылар. Миңа да, миңа да яса әле дип, гозерләнә дә башладылар. Шулай итеп унике яшьләрдән үк шамаилләр ясый башлаган кеше мин. Әти рәссам булмаса да, миңа берчак ат рәсеме төшереп бирде. Аның иҗаты миңа бик ошады. Шуннан соң минем күңелем гел рәсем ясауга тартты.

– Без инде татар-болгар чорларына беркадәр тукталган идек. 1990нчы елларда бу мәсьәлә “Без кем?” дип, аеруча нык куертылды. Үзегез кайсы якны аласыз?

Әлбәттә, без-болгар, дигән якны алам. Чөнки, тарих төпкеленә китсәк, безнең дистә меңнәр еллык үткәнебез бар. Татар бит ул монда кайчандыр килде һәм китте. Ә менә болгар халкы калган. Әмма ХХ гасырда болгарлардан сорамыйча гына аларны татарларга әйләндерделәр дә куйдылар. Референдумнар, халык фикерен белешүләр уздырылмады да. Безнең халык бит ул гади халык, ни дисәң дә ризалаша торган. Шуңа күрә татарга әйләндерүне дөрес түгел дип уйлыйм, күңелем болгар ягында. Минем күңелем ялгыш тарихны кабул итми. Ялган тарих ул гел ялган булып кала. Әгәр тикшерә башласаң, татарның монда бернинди дә катнашы юк. Ул-килмешәк халык.

* * * *

Фирдәвес Гирфанов белән булган шушы сөйләшүдән соң без Чаллы картиналар галереясы мөдире Флүрә Гайнетдинова фикерен дә белештек.

"Фирдәвес әфәнде безнең рухи байлыгыбызны каллиграфия, ягъни матур язу сәнгате һәм шамаиллар аша баета. Аның беренче күргәзмәсе шәһәрдә 1992 елда узды. Ул Мәккәгә барып кайтканнан соң дөньяга карашын да үзгәрткән кебек булды. Аның иҗат иткән шамаилләре матурайганнан матурая барды. Шунысы да игътибарга лаек, Фирдәвес Гирфанов төрле жанрда эшли. Шәһри Болгарга багышланган эшләре моны раслыйдыр, дип уйлыйм", диде Флюра ханым.

Хәмзә Шәрипов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Күргәзмә белән танышканнан соң аңа да берничә сорау белән мөрәҗәгать итәбез.

– Хәмзә әфәнде, сез менә бүген ачылган күргәзмәдә милли рух, татар рухы тоясызмы?

Орнаментта һәм шамаил дигән сәнгатьтә татарларның үз йөзе бар. Шамаил бит ул Коръәннән юллар язу, каллиграфия гына түгел. Анда рәсем сәнгате дә бар. Биредә шушы ике сәнгать берләштерелә. Шушы юнәлештә Фирдәвес әфәнде Чаллыда иң зур өлеш керткән рәссамдыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG