Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Рәшит хәзрәт Маликов: "Тайм-менеджментны мөселманнар белергә тиеш"


Татарстанның Буа районы мәдрәсәсе мөдире Рәшит хәзрәт Маликов татар-мөселман яшьләренә вакытның кадере турында сөйләде. 5 майда үткән “Түбәтәйсез очрашу” “Исламда тайм-менеджмент” темасына багышланды.

Бу атнада Казанның Иске Татар бистәсендәге “Диван” кафе-коворкингында узган чираттагы “Түбәтәйсез очрашу”ның кунагы Буа мәдрәсәсе мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рәшит хәзрәт Маликов иде. Ул мөселман яшьләр белән “Исламда тайм-менеджмент” темасына сөйләшу уздырды.

Рәшит хәзрәт иң элек тайм-менеджмент сүзенең мәгънәсен аңлатудан башлады. Тайм-менеджмент - вакытны дөрес бүлү, аның белән идарә итү. Вакыт төшенчәсе, әйтик, эшмәкәрлек өлкәсендә, һичшиксез, хәлиткеч роль уйный: тиешле урында була, кирәкле кешеләрне күрә, файдалы ресурсларны сайлый, таба белү вакытка бәйле. Ислам диненең вакытны файдалануга карашы хакында сөйләгәндә дә, шуларга игътибар ителде.

Вакыт - кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтле нәрсә һәм ул чикләнгән.

“Барлык югалган нәрсәне табып, кире кайтарып, яңартып була, әмма вакыт кайтаргысыз. Тәкъдиргә язылган гомерне дөрес, файдалы уздыру өчен без вакытны төгәл бүлә белергә тиешбез”, ди Рәшит хәзрәт.

Аның сүзләренчә, кеше яшьлегендә укымаса, гыйлем тупламаса, гаилә кормаса, тиешле шәхес буларак формалашмаса, димәк ул инде урта яшендә дә әллә ни зур дәрәҗәгә ирешә алмый, картлыгында авыр хәлдә кала, ялгызлыкта гомер кичерәчәк. Тайм-менеджмент фәненең мөселманнар өчен актуальлеге әнә шунда, ди ул.

Хәзрәтне яшьләрнең вакытын әрәмгә уздыруы борчый. Рәшит хәзрәт сүзләренчә, егет-кызлар күбрәк мәгънәсез эшләр белән шөгыльләнәләр, күп вакытларын ял итүгә багышлыйлар.

“Иң хәерлесе гыйлем, дин, тормыш гыйлеме алу. Чөнки тормышының киләсе чорында кеше үз вакытында укымаганы өчен үкенәчәк. Гыйлем алу чоры бер генә”, дип искәртте хәзрәт.

Очрашуда үткәннәрдән, башкаларның тормышыннан гыйбрәт алып яшәү мөһимлеге әйтелде. Алга таба хаталар кылмас өчен, хәзерге вакытны дөрес итеп файдаланырга, мөмкинлектән чыгып, шуны эшләп калырга тырышырга, көнебезне дөрес итеп бүләргә кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Рәшит хәзрәт моны көндәлекләр, телефоннардагы махсус програмнар ярдәмендә башкарып булуын мисаллар белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG