Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхтәм Чийгөзнең хатынына ире белән очрашырга рөхсәт итмәгәннәр


2014 елның 26 апрелендә Әхтәм Чийгөз Казанда
2014 елның 26 апрелендә Әхтәм Чийгөз Казанда

Әхтәм Чийгөз карцерга күчерелү сәбәпле, ачлык игълан иткән иде.

Вакытлыча тикшерү изоляторында тотылучы Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзнең хатыны Эльмира Аблялимовага ире белән очрашырга рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта Крым.Реалиягә милли мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял белдерде.

"Сизода Чийгөзнең карцерда утыруын, шуңа аңа очрашу тыелганын әйткәннәр", диде ул.

Адвокат Чийгөзне ни сәбәпле карцерга күчерүләрен таләп итеп мөрәҗәгать язган, диде Джелял.

"Җавап булгач ук ул аны шикаять итәчәк. Адвокат мәгълүматларына күрә Чийгөзне карцерга утыртырлык сәбәпләр булмаган", дип өстәде ул.

XS
SM
MD
LG