Accessibility links

Кайнар хәбәр

Липецкида Сталин һәйкәленә буяу сипкәннәр


Һәйкәл рәсми рәвештә бүген ачылырга тиеш булган.

Липецкида ике көн элек Сталинга урнаштырылган һәйкәлгә буяу сипкәннәр.

Күрше бинадагы видеокамера билгесез хатын-кызның җомгага каршы төндә Сталин һәйкәленә алсу буяу сипкәнен һәм аны чүкеч белән ватырга теләгәнен төшергән. Шулай ук ул һәйкәл янындагы чәчәкләрне дә туздырган.

Җирле коммунистлар Җиңү көне алдыннан моны "сәяси провокация" дип атады.

Липецки үзәгендә Сталинга һәйкәл кую башлангычы белән Коммунистлар фиркасенең шәһәр бүлекчәсе чыккан иде. Һәйкәлне рәсми ачу бүгенгә билгеләнгән булган.

XS
SM
MD
LG