Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тукыма фабрикасы: Татарстан тасмасын күбрәк тә ясар идек...


Казан тукыма фабрикасы: "Татар тасмасын күбрәк тә ясар идек..."
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Быел ун миллион метр георгий тасмасы җитештергән Казан тукыма фабрикасы вәкиле татар тасмасын күбрәк чыгару яклы булуын әйтте. Фабриканың җитештерү мөдире Регина Вәлиәхмәтова фикеренчә, Татарстанның суверенитет көне шәһәр көне булып калгач республика әләме төсләрендәге тасмаларга ихтыяҗ нык кимегән.

Казан тукыма фабрикасы Мәскәү, Петербур кебек Русиянең зур шәһәрләренә һәм кайбер Мәскәү яклы чит илләргә дә георгий тасмасы җитештереп саткан. Башка елларны биш миллион метр тирәсе эшләнсә, быел җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан рекорд куйганнар: ун миллионга якын метр георгий тасмасы әзерләнгән. Тасманың метры ике сумнан дип исәпләсәк, Казанның хосусый тукыма фабрикасы 70 еллык уңаеннан уздырылган чаралардан шактый табыш алган. Суммаларны фабрика вәкилләре әйтмәскә булды.

Фабриканың җитештерү мөдире Регина Вәлиәхмәтова фикеренчә, Татарстанның суверенитет көне шәһәр бәйрәме генә булып калгач республика тасмасына ихтыяҗ нык кимегән.

“Георгий тасмасы чарасы старт алгач, эшебез артты, әлбәттә. Соңгы ике-өч айда бер туктамый эшләдек. Ел әйләнәсендә Татарстан әләме дә җитештердек. Шәһәр хакимияте бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләгәндә муеннарына безнең тасмаларга тагылган медальләр элә”, ди Вәлиәхмәтова.

Соңгы тапкыр җитештерелгән Татарстан әләме төшкән тасманың озынлыгы 1100 метр булган. Җитештерүчеләр үзләре дә бу санның күбрәк булуын тели. Күкрәккә Татарстан әләмен тагып, горурланып йөрергә берни дә комачауламый бит, моның өчен республика көнен, шәһәр бәйрәмнәрен генә көтеп утырасы юк, дип сүзен дәвам итте җитештерү мөдире. Тасмаларны туку өчен чималга да ерак китәсе юк икән. Кама Аланында полипропилен әзерләүче ширкәт барлыгы әйтелде. Гадәттә Беларустан кайткан чимал белән эш итәләр.

“Татарстан көне”, “Мин Татарстанны яратам” кебек республикага карата патриотик рух тәрбияләүче чаралар булуын теләр идем. Табыш алудан бигрәк, тасмаларны әзерләү мөмкинлеге бар. Дөрес, җитештерү җиһазларын яңарту бер дә комачауламас иде”, ди Регина.

Биредә 35 ел элек урнаштырылган туку машиналарында 25 ел эшләүче Наилә ханым бернигә дә карамыйча, бик яратып, теләп эшләвен әйтә. Аралашканда ук эш хакының түбән булуы, георгий тасмаларын тәүлек буе җитештергәндә бераз арттырып бирүләре беленде. Ул монда күп еллар эшләгәч барлык тасмаларга бертигез каравын белдерде, шәхсән миңа монсы ошый дип төгәл әйтмәде. Аның өчен фабриканың яшәве, эш хакы биреп барулары мөһим. Әмма исемен әйтмәгән башка бер эшче сүзләренчә, бу чаралар беткәч фабрика ябылырга мөмкин. Чөнки ул хосусый кулга күчкәч җиһазларны кыскарту, сүтеп сатуга бәйле бик күп тауарлар җитештерелми башлаган һәм тасма чаралары гына аңа җан өреп торган.

XS
SM
MD
LG