Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Македониядә сугышчылар белән бәрелешләр вакытында алты полиция хезмәткәре һәлак булган


Cугышылар күрше илдән үтеп кергән дип әйтелә.

Македония төньягындагы Куманово шәһәрендә иминлек көчләре белән хакимият "террорчылар" дип атаган кораллы төркем арасында икенче көн бәрелешләр бара. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, шимбә көнне биш полиция хезмәткәре һәлак булган һәм 50дән артыгы яраланган. Бүген иртән тагын бер яраланган полиция вәкиле җан биргән.

Кичә эчке эшләр министры Годана Янкуловска төркем вәкиленең 20дән артыгы бирелүен әйтте. Калганнары коралларын ташлауга каршы чыккан һәм алар шәһәрнең көнбатышында Дива-Насельба районында качып ята.

Аның сүзләренчә, сугышчылар Македониягә күрше дәүләттән үтеп кергән. Кайсы ил икәне әйтелми. Алар илдәге сәяси вәзгыятьтән файдаланып дәүләт оешмаларына һөҗүм итәргә җыенган дип әйтелә.

Куманово Сербия белән Косово чиге янында урнашкан.

Европа берлеге Македониядәге соңгы хәлләргә борчылу белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG