Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Чарада татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен төрек югары уку йортларында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләре каралачак.

15 май көнне Төркиянең Әнкара шәһәре ТӨРКСОЙ штаб-фатирында күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, "Каюм Насыйри: галимнең төрки дөньядагы мирасы" Халыкара фәнни симпозиумы була. Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, чара ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты тарафыннан Татарстан Милли музее ярдәме белән оештырыла.

Симпозиумда КФУдан һәм Төркиянең төрле университетларыннан галимнәр катнашуы көтелә.

Чара кысаларында, Истанбул һәм Әнкара университетларында очрашулар үткәрү каралган. Анда КФУ нигезендә 2014 елда формалашкан Каюм Насыйри исемендәге институт үзәкләре аша татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен төрек югары уку йортларында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләре каралачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG