Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда халык яраткан "Мусафир" рестораны ябыла


"Мусафир" ресторанында эшләгән кызлар
"Мусафир" ресторанында эшләгән кызлар

Мәхкәмә һәм прокуратура кырымтатарларның яратып йөри торган ресторанын эшчәнлеген "канунсыз" дип тапкан.

Кырымтатар ресторанының ябылуы турында хәбәр якшәмбе көнне Фейсбукта чыкты. "Хөрмәтле кунакларыбыз, "Мусафир" кафесы 11 майдан ябылырга мәҗбүр булачагы турында хәбәр итә. Сезнең өчен башкарган эшләребезне "яңа Кырым" прокуратурасы һәм мәхкәмәләре канунсыз дип тапты. Бик кызганыч. Безнең тырышлыкларыбызга бәя бирелмәде", диелгән бу хәбәрдә.

Әлеге яңалык халык арасында шау-шу һәм борчылу тудырды. Күпләр бу авырлыкларның вакытлыча булуына ышанычын белдерде.

Соңгы берничә айда кырымтатар кәсепләренә каршы һөҗүмнәр, кибетләргә ут төртүләр булды. Болар хакында Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты координаторы Эскендер Бариев хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG