Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган көне уңаеннан Савченкога күпләгән илләрдә теләктәшлек белдерәләр


Надежда Савченко
Надежда Савченко

11 май Русиядә кулга алынган Украина очучысы Надежда Савченконың туган көне.

11 майда Надежда Савченкога 34 яшь тула. Русиядә сак астында тотылуына да 329 көн була.

#FreeSavchenko чарасында катнашучылар кулларына Савченконы һәм башка украин сәяси тоткыннарын азат итү таләбе язылган ак шарлар тотып Киев үзәгенә җыела. Бу хакта чараны оештыручылар Фейсбукта хәбәр итте.

Активистлар Надежда Савченкога котлау һәм теләктәшлек сүзләрен йөрәк рәвешендәге зур кәгазьгә язып Мәскәү төрмәсенә почта аша җибәрергә җыена. Шулай ук украиннарга очучы хәрбине азат итү турында язылган онлайн-петицияне имзалау үтенече белән дә чыгачаклар. Әлеге үтенеч дөньяның төрле илләрендә яшәгән украиннарга да җибәрелгән.

Надежда Савченконың адвокаты Марк Фейгин Савченкога теләктәшлек Мәскәүдә дә үтәр дип өметләнә.

Русиядә Савченконы Украина көнчыгышында канун бузып чикне үткән русияле журналистларның үлемендә катнашы булуда гаеплиләр. Очучы бөтен гаепләүләрне дә кире кага. Март уртасында ул протест йөзеннән ачлык игълан итте. Узган танада мәхкәмә аны сак астында калдыруны тагын 30 июньгә кадәр озайтты.

XS
SM
MD
LG