Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үлемсез полк"тан соң ташланган фотоларны социаль челтәрләрдә тикшерәләр


9 майда Мәскәүдә "Үлемсез полк" чарасында ярты миллионлап кеше катнашты. Чара тәмамлангач ташланган фотолар социаль челтәрләрдә пәйдә булды.

9 майда ярты миллионга якын кеше сугышта катнашкан туганнарының фотоларын тотып "Үлемсез полк" чарасына Кызыл мәйданга чыкты дип белдерелде.

Бу чарадан соң ташланган рәсемнәрнең фотолары социаль челтәрләрдә пәйдә булды. 10 майда инде бу чарага кешеләрне үз теләкләре белән түгел, ә төрле социаль челтәрләр аша җыйганнары турында да язучылар булды.

Ул гына да түгел, блогерлар бер төрле рәсемле тарнспарантларның күп булуын да язды. Шагыйрә Вероника Долина дистәләрчә урам чаты аша узуын һәм автобусларның санап бетергесез булуы турында Фейсбукта язды. "Бик аяныч, әмма мин әйтми булдыра алмыйм. Марш белән булган вакыйга - махсус куелган тумаша", ди ул.

Блогерлар чарада катнашканнар үзләренең туганнарының рәсемнәрен ташлый алыр иде микән дигән сорау да куя.

"Үлемсез полк" чарасында катнашучыларның беркадәре социаль челтәрләрдәге комментарларга ризасызлык белдерә. Алар үз теләкләребез белән чыктык, чакырып китерелгәннәр булса да, алар күп булмаска тиеш дип әйтә.

XS
SM
MD
LG