Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

31 майда һәм 1 июньдә Казанда Төркиянең бөтен дөньяга данлыклы "Анадолу утлары" тамашасы күрсәтелә.

Тамаша Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы һәм RTIB (Русия-Төркия эшмәкәрләр берлеге) ярдәме белән оештырыла. "Татарстан башкаласында чыгыш ясау – безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия дулкынландыргыч вакыйга. Безнең мәдәниятләребездә уртаклыклар бар, без үткәнебезнең көчен тоябыз, аны хөрмәт итәбез", ди "Анадолу утлары" коллективы җитәкчесе Мостафа Эрдоган.

"Анадолу утлары" ике тапкыр Гиннесның рекордлар китабына кертелә. Беренчесе – минут эчендә 241 палы бию башкарганнары, икенчесе – чыгышларын берьюлы 400 мең тамашачы караганы өчен. Казан тамашасында 70 биюче катнашачак. Тамашачылар Анадолу тарихын барлыкка килүдән бүгенге көнгә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу тамаша Русия һәм Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 95 еллыгына багышлана.

"Анадолу утлары" тамашасы – гаҗәеп музыка, бию һәм бай сәхнә киемнәре һәм сәхнә бизәлешенең берлеге ул ди белгечләр. Әлеге шоуда Төркиянең бөтен өлешендә булган төрледән-төрле халык биюләренең үрнәкләрен дә күрергә мөмкин.

"Анадолу утлары" дөньяның иң билгеле бию төркемнәренең беренче өчлегендә. Бу тамашаны 100ләп илнең 40 миллион кешесе караган. "Анадолу утлары" Нью-Йоркның Madison Square Garden, Чикагоның Chicago Theater, Парижның Palais des congrès, Бельгиянең Forest National һәм башка күренекле сәхнәләрдә дә чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG