Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасстан һәм Кырымнан киткән качаклар саны 850 меңгә җиткән


Пески авылы янындагы Украина хәрбиләренең тикшерү капкасы
Пески авылы янындагы Украина хәрбиләренең тикшерү капкасы

Украина хәрбиләре һәм сепаратистлар бер-берсен ут ачмау килешүен бозуда гаепли.

Украина көнчыгышындагы хәрби низаглы җирләрдән һәм Кырымнан киткән качакларның саны 850 меңгә җиткән. Бу хакта Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте белдерә.

Әлеге хезмәт белдерүенчә, качакларның күпчелеге Донецки һәм Луһански өлкәләреннән.

Украина хәрбиләре һәм сепаратистлар бер-берсен ут ачмау килешүен бозуда гаепли. Соңгы тәүлектә Украина көнчыгышында ике украин хәрбие яраланган. Луһанскида яшәүче тыныч кеше яраланган, атышлар вакытында аның өенә граната кыйпылчыклары тигән.

Украина хәрбиләре сепаратистларның Мински документларында күрсәтелгән калибрдан эрерәк артиллериядән атуын белдерә. Элегрәк Пески авылы, Счастье шәһәре һәм Крымское авылы тирәсендәге украин ныгытмаларына 120 миллиметр калибрлы мина аткычлардан ут ачулары хәбәр ителгән иде.

Үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" вәкилләре Украина хәрбиләре 40 тапкыр ут ачмау килешүен бозды дип белдерә. Сепаратистлар мәгълүматларына күрә, Октябрьски, Донецки тирәсе, Һорловка, Саханка һәм Гольмага атканнар. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында белдерелми.

XS
SM
MD
LG