Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовның Путин турында башлаган хисабы әзер


Илья Яшин
Илья Яшин

Борис Немцовның Украинада Русия гаскәрләре сугышуын күрсәтү өчен үтерелер алдыннан башлаган эшен аның көрәштәшләре тәмамлаган һәм ул китап итеп таратылачак, интернетка да чыгачак.

25 февраль кичендә Борис Немцов дусты Илья Яшин янына килеп Украинага каршы сугышучы Русия хәрбиләре турында хисап әзерләргә ярдәм итүне сорый. 28 февраль кичендә исә Мәскәүдә өенә кайтып баручы Немцовны атып үтерделәр.

Яшин җитәкчелегендәге оппозицион активистлар һәм журналистлар Немцовтан калган мәгълүматлар нигезендә ул хисапны ниһаять тәмамлаган.

Борис Немцов атып үтерелгән урында чәчәкләр
Борис Немцов атып үтерелгән урында чәчәкләр

"Аның үтерелүеннән соң булган беренче шаукымнан мин үтерелгән иптәшемнең истәлегенә бу эшне ахырына җиткерергә һәм ул башлаган хисапны бастырып чыгарырга тиешлегемне аңладым", дип белдерде Яшин Азатлыкка.

"Путин. Сугыш" дип аталган бу хисапның беренче нөсхәләре инде бастырып чыгарылган һәм 12 майда җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Эчтәлеген ачмау шарты белән хисап Азатлыкка да күрсәтелде. Яшин әйтүенчә, хакимият басымы аркасында күп кенә нәшриятләр хисапны күпләп бастырудан баш тарта. Шулай да ул мондый каршылыкларның моңарчы да очраганын, әмма киртә була алмаганын әйтеп хисапны күпләп бастыруга өметләнүен белдерде.

Немцов эшен ахырына җиткерергә алынучылар башта хисап өчен җитәрлек материал булу-булмавын белмәгән. Яшин әйтүенчә, Немцов Украинада Русия хәрбиләре булуын раслаучы документлар туплаган, Украинаның көнчыгышында һәлак булган Русия хәрбиләренең туганнары белән интервьюлар әзерләгән. Әмма Немцов үтерелгәннән соң аны үтерүчеләрне эзләргә тиешле тикшерүчеләр аның өендә тентү уздырып компьютерын һәм электрон мәгълүмат саклагычларын, телефон номерлары язылган дәфтәрләрен, кульязмаларын алып киткән. Яшин әйтүенчә, әлеге тентү вакытында Немцов туплаган архивның бер өлеше дә югалган.

Иваново десантчылары минем белән элемтәгә керде. 17 үтерелгән. Десантчыларга тиешле акчаларын түләмиләр, әмма алар хәзер сөйләшергә курка

Мартның беренче атнасында Яшин җитәкчелегендәге төркем югалган документларны яңадан булдыруга керешкән. Немцовның бер кәгазьгә язып үз ярдәмчесе Ольга Шоринага тапшырган язуы булуы да мәгълүм. Анда ул: "Иваново десантчылары минем белән элемтәгә керде. 17 үтерелгән. Десантчыларга тиешле акчаларын түләмиләр, әмма алар хәзер сөйләшергә курка" дип язган булган. Русия күзләү хезмәтләренең үзе артыннан күзәтүеннән, тыңлап торуыннан курыккан Немцов үз ярдәмчесе белән шулай язма рәвештә дә аралашкан, күрәсең.

Немцов туплаган дәлилләрнең бер өлеше аның башка кайбер ярдәмчеләрендә дә сакланып калган.

Яшин әйтүенчә, Немцов эшен дәвам итүче төркем аның белән аралашкан кешеләрне табып яңадан элемтәгә кереп бик мөһим мәгълүмат алган, әмма алар үзләре биргән мәгълүматны җәмәгатьчелек алдында раслаудан кискен баш тарткан. Сәясәтченең үтерелүе аларны тагын да саграк булырга мәҗбүр иткән. "Курку дивары, күрәсең, безнең иң зур проблемабыз булгандыр", ди Яшин.

"Путин. Сугыш" исемле хисап җәмәгатьчелеккә РПР-ПАРНАС фиркасе баш фатирында тәкъдим ителәчәк. Борис Немцов шушы оппозицион фирка рәистәшләренең берсе иде. Хисаптагы мәгълүматларның күпчелек өлеше, Немцовның элекке сигез хисабындагы кебек үк, ачык чыганаклардан тупланган. Ул хисапларда Русия хакимиятендәге һәм Сочи олимпиадасын әзерләүдәге коррупция күрсәтелгән иде.

Илья Барабанов
Илья Барабанов

Бу хисапны әзерләүдә Украинадагы сугышта күп тапкыр булган "Коммерсант" газеты хәбәрчесе Илья Барабанов һәм "Яблоко" фиркасенең Псковтагы бүлеге җитәкчесе, Украинада һәлак булган десантчыларның Псковта яшерен рәвештә җирләнүен хәбәр иткәннән соң кыйналган Лев Шлосберг та бар.

Яшин әйтүенчә, хисапның беренче тиражы өч мең данә булачак һәм ул интернетка да чыгарылачак. Өстәмә тираж бастыру өчен акча җыю да оештырылачак, әмма, Яшин әйтүенчә, мондый мәгълүматлар тарату Русиядә гадәттә аеруча зур кыенлыкларга очрый.

Лев Шлосберг кыйналудан соң
Лев Шлосберг кыйналудан соң

2010 елда полиция Владимир Путинның 10 еллык хакимияте чорындагы коррупция турында 100 мең данәдәге хисапны төягән йөк машинасын кулга алган. Немцов катнашында әзерләнгән бу хисапны интернетка чыгарган сәхифәгә каршы да күп кенә киберһөҗүмнәр оештырылган.

Фикер белешүләр Русиядә күпчелекнең Путинның Украинадагы сәясәтен хуплавын күрсәтсә дә, Яшин "Путин. Сугыш" дигән хисапның җәмәгарьчелеккә нык тәэсир итәчәгенә өметләнә. "Без аның иң авырткан урынына сугуыбызны аңлыйбыз. Безнең максат – ялганны фаш итү. Алар Украинада Русия хәрбиләре юк дилән, ә без бар дибез. Путин ялганда тотылганда үзен бик начар хис итә", ди Яшин.

Апрель аенда телевидениедә туры эфир элемтәсендә Путин Украинада Русия гаскәрләре булуын кире какты. Путин 2014 елның язында да Кырымда Русия хәрбиләре булуын кире каккан иде, әмма бераз соңрак ул Кырым аннексиясенең Русия хәрбиләре катнашлыгында оештырылганлыгын таныды.

XS
SM
MD
LG