Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Байкал аръягында, Алтай, Бурят, Тыва республикаларында, Красноярски, Иркутски өлкәләрендә урманнар яна.

Май бәйрәмнәрендә Себердәге урманнарда янгыннар саны дистәләрчә артты.

Сишәмбе иртәсенә Байкал аръягында 26 урында урманнар яна, барлык мәйдан ике мең ярым гектарны били дип белдерелә. Соңгы өч көн эчендә янгыннар саны 35 тапкыр артты.

Бурят республикасында 689 гектар урман яна. Апрель уртасыннан бирле гадәттән тыш хәл кертелгән әлеге республикада ике кеше янгында һәлак булды, тугыз кешенең тәннәре пеште. Республиканың урман хуҗалыгы идарәсе белдерүенчә, ут белән саксыз эш иткәнгә янгыннар килеп чыккан.

Себер федераль бүлгесе урман хуҗалыгы департаменты сишәмбе иртәсенә 89 урында урманнарның януын белдерде. Апрель аенда Себердәге урман янгыннарында 34 кеше һәлак булды, җиде мең ярым кеше зыян күрде.

XS
SM
MD
LG