Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Непалда 12 май көнне булган җир тетрәүдә кимендә 36 кеше һәлак булган. Катмандуда һава аланы, Һиндстан башкаласы Дәһлидә метро ябылган.

Непалда 12 май көнне булган җир тетрәүдә кимендә 36 кеше һәлак булган. Тибетта һәм Һиндстанда да һәлак булучылар бар. Бу хакта илнең гадәттән тыш хәлләр үзәге хәбәр итә. Җир тибрәлешләре 7,4 магнитудага җиткән.

Аннан да кала, AFP мәгълүматларына күрә, Катмандуда һава аланы ябылган. Һиндстан эчке эшләр министрлыгы башкаладагы метроның эшләмәвен хәбәр итә.

25 апрельдә Непалда көчле җир тетрәү булды, аның үзәге Катмандудан 82 чакрым төньяк-көнбатышка таба иде. 26 апрель иртәсендә Непалда тагын җир тетрәүләр булды. Непалда һәлак булучылар саны 8 мең кешедән артты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG