Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр Кырымтатар мәҗлесенә Матәм митингына рөхсәт бирми


Акмәчеттә Матәм көне - 18 май
Акмәчеттә Матәм көне - 18 май

Акмәчет хакимияте Кырымтатар мәҗлесенә 18 майда илдән сөрелү көнен искә алырга рөхсәт итмәде.

Кырымтатар мәҗлесе матбугат хезмәте хакимиятнең җавабын китерә. Анда "Нәкъ шушы ук көнгә, шул ук вакытка башка бер кырымтатар оешмасының чарасы планлаштырылган" диелгән.

Шул ук вакытта хакимият, Акмәчеттә башка буш урыннар булмауны сылтау итеп, Матәм митингына икенче бер җирне дә тәкъдим итмәгән.

5 майда мәҗлес 1944 елның 18 маенда илдән сөрелүне искә алу өчен Матәм митингы үткәрергә теләүләре хакында хакимиятләргә җиткерүләрен хәбәр итте.

Шуннан соң Акмәчет шәһәре хакимияте башлыгы Геннадий Бахраев әлеге чараны үткәрергә рөхсәт итмәячәкләрен белдерде. Аның сүзләренчә, дәүләт бәйрәмнәреннән тыш, Ленин мәйданында күп кеше катнашында чаралар үткәрү каралмаган. Анда тагын төзекләндерү эшләре булачак һәм мәйдан койма белән әйләндереп алыначак дип тә өсти ул.

Аңа кадәр Кырым хөкүмәте вице-премьеры Руслан Бальбек 18 май алдыннан Кырым тәртип сакчылары "күп кеше катнашында провокацияләр әзерләнү турында хәбәрләр ала" дип белдергән иде.

Узган ел, Кырым аннексияләнгәч, Акмәчеттә Матәм көнен үткәрергә рөхсәт бирмәделәр.

XS
SM
MD
LG