Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Путин. Сугыш” хисабы тәкъдим ителде


Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең туганнары Борис Немцовка, солдатларны Донбасска җибәрер алдыннан армиядән киткән һәм ихтыяри рәвештә Украинага бара дип күрсәтүләрен хәбәр иткән булган.

Мәскәүдә РПР-ПАРНАС фиркасенең офисында Донбасста Русия хәрбиләренең дә сугышуы турында “Путин. Сугыш” дип аталган хисап тәкъдим ителде. Атып үтерелер алдыннан сәясәтче Борис Немцов әзерләгән хисапта Украина көнчыгышында Русия армиясенең югалтулары һәм әлеге операциягә Кремльнең күпме акча бүлеп бирүе турында язылган.

Аерым алганда, 2015 елның гыйнвар-февраль айларында Донецки өлкәсенең Дебальцево шәһәре тирәсендә барган сугышта Русиянең кимендә 70 хәрбие һәлак булу турында әйтелә. 2014 елның августында Иловайски тирәсендә украин армиясе һөҗүмен туктатырга тырышканда иң ким дигәндә 150 русияле хәрбинең һәлак булганлыгы белдерелә. Һәлак булган солдатларны Украинага җибәрер алдыннан хәрби хезмәттән киткән һәм үз теләге белән бара дип күрсәткәннәр. Бу хакта солдатларның әти-әниләр Борис Немцовка хәбәр иткән булган.

Русия Украина көнчыгышындагы хәрби операциягә 53 миллиард сум акча тоткан. Бу хакта хисапны тәкъдим итү чарасында әлеге документның шулай ук авторы Югары икътисад мәктәбенең макроэикътисади тикшеренүләр директоры Сергей Алексашенко белдерде. Акчаның яртысы Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на киткән, калганы "ихтыяри" сугышучыларга, техниканы төзәтүгә тотылган.

XS
SM
MD
LG