Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:14

Кремль Меркельнең "Кырым аннекcиясе җинаятьчел" дигән сүзләрен кискән


Ангела Меркел белән Владимир Путинның уртак матбугат очрашуы

Ангела Меркел белән Владимир Путинның уртак матбугат очрашуы

Германия канцлеры Меркельнең Кырым аннекcиясе турында Путин алдында әйткән кискен сүзләрен Кремль тәрҗемәчеләре йомшартып тәрҗемә иткән. Путин Молотов-Риббентроп килешүен мактый.

Русия президенты Владимир Путин белән Германия канцлеры Ангела Меркель Мәскәүдә 9 май бәйрәме узгач, якшәмбе көнне очрашты. Озак дәвам иткән сөйләшүләрдән соң уртак матбугат очрашуында әйтелгәннәргә караганда, алар ниндидер килешүгә ирешкән кебек күренмәде.

Зур җиделек әгъзаларының берсенең генә булса да, 10 майда булса да Мәскәүгә килүе мәгълүм булганнан соң, Русия телевидениесендә Меркельгә карата тәнкыйть сизелерлек кимеде, аның 9 майда килә алмавы да "аңлаешлы" хәл дип күрсәтелде.

Икесе дә русча да, алманча да белгән Меркель белән Путин озак сөйләшүләрдән соң журналистлар алдына чыкты. Путин сөйләшүләр бик дустанә рухта узган итеп күрсәтергә тырышты. "Федераль канцлер ханыма фашистлар Германиясенең безнең илебез ватандашларына карата кылган җинаятьләренә чын күңелдән кызганыч белдергәне өчен рәхмәтлемен", диде Путин һәм "без Меркель ханым белән Украинадагы кризис хәле белән алга таба да тыгыз хезмәттәшлек итәргә дип килештек, шул исәптән "норманд форматы"нда да", дип өстәде. Путин шулай ук Украинадагы вазгыятьне нормальләшә бару буларак бәяләде.

Халыкара кануннарга каршы килә торган җинаятьчел Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы хәрби каршылык аркасында – без боларны гомумевропа иминлеге нигезләрен бозу дип күрәбез – бу хезмәттәшлеккә зур зыян килде

Әмма аннан соң сүз алган Ангела Меркель Русия-Германия мөнәсәбәтләренең суына баруы сәбәпләрен әйтеп бик кискен чыгыш ясады. "Халыкара кануннарга каршы килә торган җинаятьчел Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы хәрби каршылык аркасында – без боларны гомумевропа иминлеге нигезләрен бозу дип күрәбез – бу [Русия белән Германия арасындагы] хезмәттәшлеккә зур зыян килде", диде Меркель. Аның бу сүзләре интернетка чыгарылган Бундестаг рәсми хисабында да бар.

Германия канцлерының бу сүзләре Русия ягы өчен дә, рәсми тәрҗемәчеләр өчен дә көтелмәгән хәл булган, күрәсең. Һәм тәрҗемәчеләр шунда ук Меркель җөмләсеннән "җинаятьчел" дигән сүзне алып атканнар, ягъни матбугат очрашуында катнашкан алман телен белмәүче журналистлар аның чынлыкта ни әйткәнен тулысынча аңламаган булып чыга.

Шунсын да әйтергә кирәк, моңарчы Көнбатыш җитәкчеләренең Путинның үзе алдында аның Кырымда җинаять кылганлыгын әйткәне юк иде әле.

Меркель шулай ук февраль аенда имзаланган Мински килешүләренең максатын да ачык билгеләп: "Сүз Украинаның суверенлыгын һәм территориаль бөтенлеген торгызу турында бара", диде.

Путин Молотов-Риббентроп килешүен хуплады

Әлеге матбугат очрашуында күпләр өчен көтелмәгән икенче бер белдерү Русия президенты авызыннан яңгырады. Путин күптән түгел Молотов-Риббентроп килешүен "гениальный" дип мактаган Русия мәдәният Министры Владимир Мединскийны хуплавын белдерде. "Мин мәдәният министрыбызның Советлар берлеге иминлеген тәэмин итү өчен бу килешүнең мәгънәле булуы турындагы фикере белән килешәм", диде Русия президенты. Путин ул килешүне хуплавын беренче мәртәбә узган көздә яшь тарихчылар белән очрашу вакытында әйткән иде.

Ангела Меркель шунда ук сүз алып: "Минемчә, өстәмә яшерен протоколны исәпкә алмаган очракта, Молотов-Риббентроп килешүен аңлау авыр. Һәм бу яктан караганда, мин аны дөрес булмаган, канунга каршы килгән дип исәплим", диде Меркель. Ул яшерен протоколда Мәскәү белән Берлин ничек итеп Европаны үзара бүлешү турында килешә.

10 майдагы бу белдерүләрдән соң ук интернетта Путинның хәзер ул килешүне хуплавын, ә берничә ел элек Польшадагы матбугат очрашуында хөкем итүен күрсәтүче капма-каршы мәгънәле видео пәйда булды.

Молотов-Риббентроп килешүе һәм яшерен протокол нигезендә 1939 елда Советлар Берлеге һәм Германия Польшаны бергәләп гаскәр белән басып ала һәм Икенче дөнья сугышын башлап җибәрә дияргә мөмкин. Бүгенге Русиядә бу турыда сөйләргә яратмыйлар, сугыш 1941 елның 22 июнендә Германия гаскәрләре Советлар берлегенә кергәч кенә башланды дип исәплиләр.

Быелгы 9 майда узган җиңү парадлары вакытында да, бергәләп Польшаны басып алганнан соң, 1939 елның 22 сентябрендә Брестта Германия һәм Советлар берлегенең танклар белән күңелле итеп уртак хәрби парад уздырганлыгын искә алмадылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG