Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:50

"Татарстанның милли уен коралллары оркестры булырга тиеш"


"Бәрәкәт" ансамбле. Дашгын Ибраһимхәлилов (у), Любин Зено, Фәридә Диярова, Алинә Булатова, Базарбай Морат, Геннадий Макаров, Алмаз Әсхәдуллин (алда)

"Бәрәкәт" ансамбле. Дашгын Ибраһимхәлилов (у), Любин Зено, Фәридә Диярова, Алинә Булатова, Базарбай Морат, Геннадий Макаров, Алмаз Әсхәдуллин (алда)

"Бәрәкәт" ансамбле җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин Татарстанның милли уен кораллары оркестры оештырылса, Болгар, Казан ханлыгы чорында уйналган моңнар яңадан туар иде ди.

"Бәрәкәт" ансамбле милли уен коралларын пропагандалауда, югалган төрки-татар аһәңнәрен булдыруда беренче адымнарын ясаган инде. Бу ансамбль җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин тамырларга кайту өчен махсус дәүләт програмы булдырып белгечләр әзерләргә һәм Татарстанның милли уен кораллары оркестрын оештырырга кирәк дип әйтә. Әсхәдуллин Азатлык сорауларына җавап бирде.


– Әйтегез әле, бүген радиода, телевидениедә, сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә булсын, бөтен яңгырый торган музыканы алсак, халык уен кораллары җитәрлекме?

– Безнең "Бәрәкәт" – ул фольклор ансамбле. Без төрки уен коралларында: саз, думбра, дәф, курай, кубызда уйныйбыз һәм тамак белән дә җырлыйбыз. Мин хәзер милли уен коралларында уйнау шактый аз дип әйтер идем. Ул советлар чорында югалган. Советлар берлеге заманында бүленү булган дип уйлыйм. Бәлки, бу хәл махсус дәүләт тарафыннан оештырылгандыр. Башкортларга курай, казакъларга думбра, татарларга гармун бирелгән.

– Ул гармун янында татар курае да бар бит әле.

– Әйе. Әмма ул курайлар бик күп төрле һәм уен кораллары да шулай ук. Бәрмә уен коралларын, думбраларны алсак та аларның төрләре бик күп. Әле дутарлар һәм башка уен кораллары да бар. Мин "Төрки уен кораллары һәм алар белән дәвалау" дигән темага диплом эше яздым.

Төрки уен коралларын тикшергән вакытта бездә дә аларның чагылышларын табам. Алар бездә булган, әмма сакланмаган гына. Казан яулап алынгач күп нәрсә югалган. Хәзер галимнәр, мисал өчен, галим Геннадий Макаров та һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле дә аны яңадан үстерергә тырыша. Ләкин аутентик музыканы популярлаштыру хәзерге вакытта бик авыр. Бу хәлдән берничә ысул белән чыгарга мөмкин.

– Нәкъ менә халык күңеленнән ташып чыга торган хисләр тудыра торган халык уен коралларын бүген ничек пропагандалап була дип сорамакчы идем.

– Минемчә, бренд ясау кирәк. Минем "Бәрәкәт" ансамбле бар, без дүрт ел эшлибез инде. Консерваториядә Геннадий Макаров классында башладык без аны, мин ул уен кораллары белән бик кызыксынып киттем. Галимнең төрле төбәкләрдән җыйган материалларын ансамбль белән башкарырга тотындык. "Бибарс" проектында күп иптәшләремне очраттым. Без төрле уен кораллары кулланылган уникаль ансамбль ясадык дип әйтер идем.

Мисал өчен, Базарбай Моратның думбрада уйнаулары безнең Алтай якларындагы төркиләр стилендә. Ул безнең канда бар. Безнең Дашгын Ибраһимхәлилов азәрбайҗан, ул кеманчада уйный, фарсы якларыннан килгән аһәңнәр яңгырашын җиткерә. Безнең 15%лап сүзләребез дә фарсы сүзләре бит. Любин Зеноны алсак, ул сазда уйный. Төрки татарларның сазда уйнавы әдәби әсәрләрдә дә бар.

"Син сазыңны уйнадың", "Ай былбылым"нарны алсак, алар шәрык стилендә булгач, безнең уен кораллары белән бөтенләй башкача ишетелә. Без ул җырларны һәм башка татар көйләрен гомумән бөтенләй яңа яктан ачабыз.

– Сез "Бәрәкәт" төркемен булдыргансыз, син аны милли уен коралларын, югалган аһәңнәребезне булдыруда беренче адым дип әйттең. Алмаз, бу уен коралларын халык йөрәгенә җиткерү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз.

– Минемчә, милли уен кораллары оркестры ясау кирәк. Борынгыдан килгән халык уен кораллары милли оркестр бездә юк. Туваларны, казакъларны, кыргыз, үзбәкләрне алсак, аларда бар. Бу традиция бездә югалган. Ул булганмы, тамырлары кая соң? Элекке заманнарда ханлыкларның сарайларында уйнаучылар төркеме булган. Бездә ханлык та юкка чыккан һәм төрки милли уен коралларында уйнау традициясе дә.

– Оркестр кирәк дидегез, әмма җитәкче оркестрны төзү өчен халык уен коралларында уйнаучылар арасыннан яхшыракларын сайлап алырга тырыша. Ә бу очракта уйный белүчеләрне кайдан сайлап алырга соң? Юк бит алар.

– Минемчә, белгечләр проблемасы да бар. Алар бик аз һәм булганнарына да хөрмәт бик зур дип әйтмәс идем. Аларны җитди кабул итмиләр, халык та аңламый. Татар дисәк, гармун һәм курай безнең халыкның күз алдына килә. Алар думбра да безнең уен коралы бит дип уйлап та карамый.

Оркестрны оештыру өчен республика дәрәҗәсендәге зур програм булырга тиеш. Аннары оркестрда уйный торган белгечләрне булдыру кирәк. Бәлки консерватория, бәлки башка уку йортлары студентларын җәлеп итәргәдер. Соңыннан язмаларны туплап, аларны оркестрга салып яңача башкаруны булдыру кирәк. Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблен алсак, анда музыка һәм җырлар, ә бу яңа оркестр күбрәк музыка башкарырга тиеш дип уйлыйм. Бәлки бу музыканы халык аңласын өчен музыкаль театр ясарга да кирәктер.

– Берәр югары уку йортында бүлек булдырылса, бәлки, бу музыка тарихын тикшереп хезмәтләр язган галимнәр дә чыгар иде, төрки татар уен кораллары турында китаплар басылыр иде?

– Әлбәттә! Бүген баян һәм гармун – безнең йөзебез ул. Әгәр баян һәм гармунга кушып төрки уен коралларын да үзебезгә кертә алсак, без уникаль халык булачакбыз. Борынгы Болгар, борынгы Казан ханлыгының тарихта калган уен коралларын без яңадан кайтарырга тиеш. Без музыкаль яктан да бай һәм тирән тарихлы музыкалы республика булачакбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG