Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

АКШ Дәүләт секретаре Керри һәм Русия президенты Путин Сочида очрашты


Джон Керри һәм Владимир Путинның очрашуы

Джон Керри һәм Владимир Путинның очрашуы

АКШ ягы алдан Джон Керри һәм Владимир Путин Украина һәм Сүриядәге вазгыять, Иранның атом проблемы, Йәмәндәге хәл турында сөйләшәчәк дип белдергән иде.

Украинада вазгыять катлаулангач Керриның Русиягә бу беренче сәфәре. Ул соңгы тапкыр 2013 елда булган иде.

Керри белән Путин Русия президентының Сочидагы "Бочаров ручей" резиденциясендә очрашты. Очрашуда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнашты. Ул бу очрашуга кадәр Керри белән сөйләшкән иде инде. АКШ ягыннан Дәүләт секретаренең сәяси мәсьәләләрдә урынбасары Уэнди Шерман һәм Русиядәге илче Джон Теффт бар иде. Сөйләшүдә Русия ягыннан Путинның халыкара мәсьәләләрдә киңәшчесе Юрий Ушаков та катнашты.

"Интерфакс" Путин һәм Керри күрешкәч, сөйләшүләр башланды һәм ул ябык ишекләр артында үтте дип хәбәр ите.

Керри белән сөйләшүгә кадәр Путин саклану сәнәгате җитәкчеләре белән очрашкан вакытта кораллы көчләрне яңартуны дәвам итү Русиянең төп юнәлешләренең берсе икәнлеген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG