Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

10 ел элек Андиҗанда хәрбиләр тыныч халыкка да, кораллы сугышчыларга да ут ачты.

Үзбәкстан бәйсезлек алганнан соң Андиҗанда булган канлы вакыйгага 10 ел тулды. Рәсми мәгълүматларга күрә, 187 кеше һәлак булды бип белдерелә. Рәсми булмаган чыганаклар берничә мең кешенең һәлак булуын белдерә.

Барсы да 2005 елдагы Кыргызстандагы "лалә инкыйлабы"ннан башланды. Нәтиҗәдә президент Аскар Акаев хакимияттән бәреп төшерелде. Бу хәл Урта Азия җитәкчеләрен борчуга салды. Фирганә үзәнлегендә икътисади һәм социаль киеренкелеккә ризасызлар артты. 2005 елның 10 маенда 23 эшмәкәрне тоткарлаганга урамнарга йөзләп кеше чыкты. 12 майда үзәк мәйданга ике меңләп кеше җыелды. Ризасызлар арта торды һәм 13 майда берничә мең кеше мәйданда иде.

13 май төнендә кораллы 35 кеше пәйда булды, соңыннан аларны күрше Кыргызстаннан килгән ислам экстремитлары дип атадылар. Алар шәһәрдә хакимият бинасын кулга төшерде, берничә бинаны яндырды, 300 мең кешелек шәһәрдәге полиция исә качып юкка чыкты.

Андиҗанда башбаштаклык башланды. Хакимият биналарын басып алган кешеләр хакимиятләр, Үзбәкстанның ул вакыттагы эчке эшләр министры Закир Алматов белән сөйләшүләр үткәрә башлады. Башта алар 23 эшмәкәрне кичекмичә азат итүне таләп итте. Әлеге хакимиятләр һәм баш күтәрүчеләр арасындагы низагта БМО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Русия һәм АКШ арадашчы булырга тиеш дип белдерелде. Көннең беренче яртысында 9 кеше үтерелде, 34 кеше яраланды.

Көннең икенче яртысында Андиҗанга төрле яклап Үзбәкстан хәрбиләре һәм эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре килгәнлеге билгеле булды. Баш күтәрүчеләр арасында өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар да бик күп иде. Хәрбиләр беркемне дә аяп тормады, барсына да ут ачты. Күрүчеләр сөйләвенчә, качып китәргә тырышканнарга артларыннан атканнар.

Караңгы төшкәч Андиҗанда "тынычлык урнаштырылды" дип белдерелде. Кыргызстан чигендә каршылык күрсәтүчеләр калган иде, 48 сәгать эчендә алар да бастырылды һәм меңнәрчә үзбәк Кыргызстанга качты.

Ул көннәрдә Андиҗан тирәсендә кешеләрне күпләп күмүләре турында хәбәрләр булды. Күпме кеше һәлак булганын күрсәтмәс өчен бер кабергә өчәр кешене җирләүләре турында да сөйләделәр. Азатлык радиосының үзбәк редакциясе ул вакытта Андиҗанга йөк очкычларының китерелүен һәм мәетләрне илнең төрле төбәкләренә ташуларын хәбәр итте. Күпме кеше һәлак булганлыгы әлегә кадәр билгеле түгел.

Халыкара хокук яклау оешмалары Андиҗанда кирәгеннән артык көч куллануны кискен тәнкыйтьләде. Радиобыз хезмәткәре Брюс Панье Андиҗан вакыйгасын тасвирлаганда кайбер фактлар арттырыла һәм шул ук вакытта әһәмияткә ия фактлар төшереп тә калдырыла дип әйтә.

XS
SM
MD
LG