Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Русияне Мински килешүләрен үтәргә чакырды


АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри

НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг та Русия Донбасстан көчләрен чыгарырга, сепаратистларга ярдәмне туктатырга тиеш дип белдерде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри чәршәмбе Мәскәү Украина көнчыгышында ут ачмау тәртибен үтәргә тиеш дип белдерде.

Керри Төркиянең Анталья шәһәрендә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары катнашкан киңәшмәдә чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бүген катлаулы вазгыятьтә Русия дә һәм сепаратистлар да Мински килешүләрен үтәргә тиеш.

НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг та Русия Украинаның көнчыгышыннан гаскәрләрен, авыр техникасын чыгарырга һәм сепаратистларга ярдәм итүен туктатырга тиеш дип белдерде.

НАТО илләре тышкы эшләр министрлары ике көнлек киңәшмәдә Украинадагы кризис, Якын Көнчыгыштагы һәм шулай ук Сүрия, Гыйрактагы вазгыятьне тикшерә.

Кичә Керри Сочида Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрде. Очрашу вакытында ул Русия Мински килешүләрен тулысынча үтәгән вакытта АКШ һәм Европа берлеге чикләүләрне бетерә башлаячак дип белдерде. Мәскәүне сәяси тоткыннарны, шул исәптән Надежда Савченконы да азат итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG