Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хоккей лигасы: өметләр сүнә бара


Салават Юлаев һәм Ак Барс Гагарин кәсәсе өчен көрәшә. 2013 елның чирекфинал уены
Салават Юлаев һәм Ак Барс Гагарин кәсәсе өчен көрәшә. 2013 елның чирекфинал уены

Русиянең спорт өлкәсендә абруен кайтару проектының бер өлеше булган КХЛ хоккей лигасы санкцияләр аркасында авырлыклар кичерә.

Берничә ел элек Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) ул чактагы президенты Александр Медведев, "килер бер көн, бу яңа лига Төньяк Американың НХЛ лигасына көндәш булыр", дигән шактый кыю фаразын әйткән иде.

Берүк вакытта "Газпром экспорт" мөдире дә булып торган Медведев, чынлап та, Русия лигасына Прага, Загреб һәм Һелсинки такымнарын чакырып, 28 такымнан торган халыкара лига оештырды.

Алай гына түгел, КХЛ җитәкчләре океан артыннан берничә йолдызны җәлеп итә алды. Мисал өчен, Александр Радулов, Илья Ковальчук, соңгысы хәтта Нью-Джерсидагы 77 миллион долларлык, 15 еллык контрактын ташлап КХЛга күчте.

Александр Медведев
Александр Медведев

Газпромның КХЛга күпме акча агызганы билгесез. Медведев үзе КХЛның финанс ягыннан тулысынча Газпромга бәйле булуын кире кага. "Лиганы төзегәндә Газпром барлыгы 850 миллион сум бирде. Калган акча спонсорлардан, трансляция һәм сувенир сатудан" диде ул узган ел Чехиянең Aktualne.cz сәхифәсенә.

Ничек кенә булмасын, КХЛны төзүгә акча кызганмадылар, ул Русиянең совет чорындагы спорт абруен кайтару дигән киңрәк проектның бер өлеше дип каралды.

Чит ил такымнары китә

Әмма 2015 елда КХЛның бозы җеби башлады. Украинадагы хәлләр сәбәпле кертелгән чикләүләр, ягулык бәяләре төшү Русия икътисадын какшатты, Газпром һәм КХЛны ашатып килгән тирән кесәле башка эшкуарларның хоккейга акча бирү теләге бермә-бер кимеде. Нәтиҗәдә чит ил такымнары финанс авырлыкларны сәбәп итеп Русиядән китү ягын карый башлады.

Ак Барс һәм Русия җыелмасы тренеры Зиннәтулла Билалетдинов
Ак Барс һәм Русия җыелмасы тренеры Зиннәтулла Билалетдинов

​Башта Праганың Лев такымы (әйткәндәй, спорт мөдире Рәшит Хәбибуллин – ред.), аннары Словакиянең Слован такымы (КХЛда ни бары ике сезон уйнады – ред.) китәргә булдылар. Словакиянең Sme басмасы язуынча, Русия акчасына яшәгән Слован уенчылары узган сезонда айларча хезмәт хакы алмаган.

КХЛда өч сезон уйнаган Хорватиянең Медвежчак такымы да шул ук хәлдә. Берничә уенчы хезмәт хакларын алмагач башка такымнарга китте. Хәзер Медвежчак та КХЛдан китү турында уйлана.

Донецкиның Донбасс такымы исә КХЛда уйнавын бер ел элек Украинадагы сугыш сәбәпле туктаткан иде.

Узган елның ноябрендә Медведев КХЛ президенты вазифасыннан китте. Русия басмалары язуынча, аның урынына килгән яңа җитәкче Дмитрий Чернышенкога (Сочи уеннарын оештыру комитеты башлыгы – ред.) Путин лиганы киңәйтүдән битәр аны ныгыту һәм шуның нигезендә Русиянең көчле җыелмасын булдыру максатын куйган.

Русиянекләре дә мөшкел хәлдә

Чернышенконың финанс мөмкинлекләре Медведевныкыннан ким түгел. Ул Путинның якын дусты, миллиардер Геннадий Тимченко активлары белән идарә итүче Люксембургта теркәлгән Volga Group инвестиция компаниясе башлыгы булып тора.

Дмитрий Чернышенко
Дмитрий Чернышенко

Дөрес, Тимченконың эшчәнлеге хәзер санкцияләр аркасында чикләнгән. Аңа бәйле ундүрт ширкәт Вашингтонның кара исемлегенә кертелгән. Чернышенкога лиганы ныгыту өчен ныклырак партнерлар табарга кирәк булачак.

Ул арада КХЛда чит илнеке генә түгел, Русиянең үзенекеләре дә мөшкел хәлгә зарлана. Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәренең Атлант такымы киләсе сезонда уйнамаячагын игълан итте. Мәскәүнең совет чорыннан бирле абруйлы Спартак узган сезонны калдырырга мәҗбүр булды.

Быел Омски һәм Екатеринбур рәсмиләре үзләренең Авангард һәм Автомобилист такымнары чыгымнарын кыскартачагын белдерде. Авангард президенты Владимир Шалаев сүзләренчә, Газпром-нефть биргән акча бар чыгымнарны капларга җитми, уенчыларның хезмәт хакларын киметергә туры киләчәк.

Казан белән Уфада ни хәлләр?

Казанның Ак барс такымы һәм аның төп спонсоры Татнефть ширкәтеннән әлегә кыскарту турында хәбәрләр ишетелми. Быелгы финалда СКАга оттырган Ак Барс киләсе сезонда Гагарин кәсәсен үзенә кайтармакчы.

СКА - Ак Барс уены. 2015 ел финалы
СКА - Ак Барс уены. 2015 ел финалы

Хәзерге вакытта КХЛда иң кайнар чор бара – трансфер – уенчыларны алу-сату чоры. Ак Барс әлегә ашыкмый, ни бары өч уенчы китәсе һәм бер яңа уенчы – Прага Спартасыннан Марек Далога киләcе мәгълүм булды.

Ә менә Уфада киресенчә, үтә дә әүзем алыш-бирешләр бара. Салават Юлаев быел дистәдән артык уенчысын алыштыра. Күзәтүчеләр әйтүенчә, республика җитәкчелеге яңа сезонда Салават Юлаев алдында иң зур максатлар куйган, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов хоккейны үз контроленә алган һәм бу өлкәдә Рәхимов кланын да уздырмакчы була.

XS
SM
MD
LG