Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы төрмәдә янә фетнә оештырганнар


Республиканың җәза үтәтү идарәсе тоткыннарга карата көч кулланылмау турында белдерә.

Башкортстанда кырыс шартлы төрмәдә тоткыннар янә фетнә оештырган. Йөзгә якын тоткын тәрәзәләрне ваткан һәм алар 10 майда тәртипсезлекләр оештырган тоткыннарны тикшерү өчен башка урынга күчерүгә комачауларга тырышкан.

Бу хакта республиканың җәза үтәтү идарәсе белдерә. Идарә тәртипсезлекләрдә беркемнең дә зыян күрмәве һәм тоткыннарга карата көч кулланылмау турында яза. Кайбер тоткыннар төрмә түбәсенә менгән булган һәм алар белән аңлату эшләре алып барыла, дип белдерелә.

10 майда Салаваттагы 2нче санлы төрмәдә утыручылар тәртипсезлекләр оештырды, алар тәртипләрне йомшартуны таләп итте. 23 тоткынга зыян килде, алты кешене хастаханәгә салдылар. Русия тикшерү комитеты булган хәлне тикшерү өчен җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG