Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Кырымтатарларга басым төрле яктан арта


Кырымтатарлары узган ел 18 май матәм чарасында (архив фотосы)

Кырымтатарлары узган ел 18 май матәм чарасында (архив фотосы)

Депортацияне искә алу көне якынлашканда хокук яклаучылар басымның икенче дулкыны башлануы турында чаң кага. Милли хәрәкәт активистлары гына түгел, эшкуарлар да зыян күрә.

Кырымның Туак (Рыбачье) авылында Энвер Османовлар гаиләсен 1996 елдан бирле сәүдә нокталары ашаткан. Абыйлы-энеле Османовлар, аларның гаиләләре һәм әти-әниләре, барлыгы 11 кеше, менә инде икенче ай олыларның пенсиясенә генә яши. Апрель башында аларның сәүдә павильоны янган.

"Авылда кырымтатарлар 14 кенә гаилә. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Мин монда 1989 елдан бирле яшим", дип сөйләде Азатлыкка өч кыз баланың атасы Энвер.

Узган ел бу авылда бер кунакханә янып көлгә әйләнде. Аның хуҗасы Эскендер Медҗитов ял йортына ут төртелгән дип сөйләгән иде. Мәчеткә утлы шешә атылды. Ике машина, тагын берничә кафега ут төртелде. Соңгылары өч көн эчендә булды. Барысының да хуҗалары кырымтатарлар.

Диңгезгә якын булган бу җирләр өчен көрәш бара. Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты координаторы Эскендер Бариев болар эшкуарларны һәм аларның бизнесында эшләгән башка татарларны куркыту өчен эшләнә дип саный. Һөҗүмнәрне оештыруда ул җирле "самооборона" җитәкчеләренең берсеннән шикләнә һәм кырымтатарларына басым аеруча каты ди.

"Аларга беренче чиратта кырымтатарлар булган өчен зыян салырга телиләр. Алар менә инде бер ел Кырымда барган процесслар белән килешергә теләмәгәннәрне куркытырга телиләр. Бизнеста эшләүче кешеләрнең эше калмагач гаиләләрен ашатырга мөмкинлеге дә калмый", диде Бариев.

Хокук яклаучылар 14 сентябрь сайлавыннан соң ярымутрауда кырымтатарларга басымның тагын да артачагын фаразлаган иде.

Эскендер Бариев

Эскендер Бариев

"Халыкара җәмәгатьчелек танымаган яңа хакимият сайлау белән үзен "канунлаштырды". Шуннан соң тентүләр, кулга алулар һәм кешеләр югалуның яңа дулкыны башланды. Басым астында калганнар кырымтатарлар гына түгел, гади кешеләр дә. Югалган кешеләр әле дә табылмаган", дип сөйләде Эскендер Бариев.

Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты юристлары халыкара хокук өлкәсендә “хокуклары бозылган халык” дигән яңа термин кертү тырышлыкларын күрә. Кырымтатарлар үзләренә күбрәк игътибар тели.

"Без беркая да китә алмыйбыз. Соңгы 20 ел без йортлар төзедек, эш урыннары булдырдык, ниһаять тынычлап яшәргә генә җыена идек. Әмма яңадан бәла килде. Без үз ватаныбызда яшәү, балаларыбызны, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үз җиребездә үстерү хокукы өчен көрәшәчәкбез. Көрәшне без элекке еллардагы кебек көч кулланусыз, демократик юллар белән дәвам итәчәкбез," диде Бариев.

Дистә еллар буена 18 май көнне үткәреләп килгән Бөтенкырым матәм митингы быел Акмәчеттә гомумән булмаячак. Матәм җыенын турыдан-туры тыю булмаса да, Акмәчет шәһәр хакимияте аны үткәрү өчен урын бирми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG