Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Фаик Таҗиев: "9 май – бәйрәм түгел, Хәтер көне булырга тиеш"


Русиядә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кемнедер сокландырды, кемнедер шомландырды. Социаль проблемнар хәл ителмәгән илдә зур чыгымнар белән мондый тантаналар уздырганчы, аны хәтер көне буларак билгеләргә кирәк ди Чаллыдагы милләтпәрвәр Фаик Таҗиев.

Чаллыда яшәүче милли хәрәкәт вәкиле Фаик Таҗиев Азатлыкка әңгәмә барышында Җиңү көнен Хәтер көне буларак билгеләү кирәклегенә басым ясады.

– Мин бу көнне Хәтер көне итеп, сугышларда һәлак булучыларны искә алу көне буларак үткәрүне кирәк дип саныйм. Җитмеш ел узганнан соң мондый тантаналар күңелгә ятып бетми. Тарихка күз салсак, Икенче дөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә башлана. Бу көнне Германия кораллы көчләре Польша җирләренә бәреп кергән. Ике атнадан соң советлар да Польшага барып керә. Әлеге сугыш шулайрак башлана. Әлбәттә, бу ил басып алына. Шул ук чорларда Брест шәһәрендә ике агрессор һөҗүм итешмәү турындагы килешүгә кул куя. Шуңа да карамастан, Германия икенче бер агрессорга 1941 елның 22 июнендә сугыш башлый.

Ике илнең шулай сугышып китүләрен тарихчылар төрлечә аңлата. Шул ук вакытта бу сугышта бик күп кеше кырылды, харап булды. Советлар берлеге иң зур югалтуларга дучар булды. Моны бәйрәм дип атарга тел әйләнми. Минем әти, мәсәлән, 1941 елда ук Мәскәү өчен барган сугышларда һәлак булган. Әнием ятим калган өч бала белән ачлы-туклы, ялангач, газаплы тормыш кичерергә мәҗбүр була. Шушы фаҗигале тормышны зурдан кубып тантаналар белән үткәрүнең кирәге бармы икән? Юк, әлбәттә. Безнең чор балалары юклыкта тәрбияләнгән һәм үскән. Шушы ук сугышта бер гаепсез кешеләр дә бик күп кырылды.

– Фаик әфәнде, Мәскәүдәге Җиңү тантаналарының шулай зурдан кубып уздырылуы Русиянең хәзерге сугыш коралларын дөньяга күрсәтү, шул кораллар белән “дошманнар” күңеленә курку салырга теләү максатыннан оештырылуы хакында да фикерләр әйтелде. Сез моңа ничек карыйсыз?

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

– Андый сүзләр әйтелгән икән, алар белән килешмичә булмый. Чөнки Җиңү тантаналары озак көннәр буена корал күрсәтү, аның белән мактану, башкаларны куркытып абруй казану кебек күренешләр сизелде. Шул ук вакытта абсурд күренешләр дә күзәтелде. Русия әләме ул бәйрәм көннәрендә алгы рәтләрдә булды бит. Шушы хәзерге Русия әләмен сугыш чорында власовчылар да күтәреп йөри. Власовчылар да шушы ук әләм астында бәйрәм итә кебек. Монда инде каршылыклы күренеш күз алдында ярылып ята.

Аннан соң инде бәйрәм сылтавы белән яңа коралларны мәйданнарга чыгару, тантаналарны шундый тон белән үткәрү ничектер вазгыятькә туры килеп бетми. Аннан соң, илдәге социаль проблемнарны хәл итәсе урында Русиядә шушындый зур чыгымнар сорый торган тантаналарга зуррак игътибар бирелә. Бу электән килгән мактану, корал ялтырату традициясе. Күрәсең, бу гадәттән тиз генә арынып булмый. Алга китеш өчен халыкны тәрбияләү эшен алып барырга кирәктер. Ләкин тәрбиячеләре кем?

– Сез Җиңү көнен Хәтер көне буларак билгеләү турында фикер әйттегез. Бу барлык Русия халкы өчен Хәтер көне буларак кертелсен дип саныйсызмы?

– Әйе, бар Русия халкы өчен. Татарлар өчен бу аеруча Хәтер көне булырга тиеш. Чөнки алар бу сугышта чагыштырмача күбрәк тә кырылганнар, зыян күргәннәр. Аның сәбәпләре билгеле. Командирлар сугышта татарларны бик җәлләп тормаганнар. Бу хакта матбугатта мисаллар күп китерелде. Шуңа Җиңү көнен татарлар үзләренчә, Русиядә үзләренчә уздырсын. Ә болай шулкадәр чыгымнар тотып, корал күрсәтеп, балаларны хәрби киемнәргә төрендереп, танклар өстенә менгезеп бәйрәм итүне аңлавы кыен. Чаллыда да 9 майда бронялы хәрби техникалар күрсәтелде. Ул техника хәзер шәһәрнең ГЭС бистәсендәге хәрби мемориалда тора.

Җиңү шатлыгын, тантанасын күрсәтү беренче елларда максатка ярашлы да булгандыр. Ләкин җиңүдән соң 70 ел узгач, бу чараны Хәтер көне итеп уздыру мантыйкка туры килә. Әгәр мондый мәгънәсез тантаналарга казнада акча бар икән, әле бит җирләнмәгән, сазлыкларда, кеше белмәгән урыннарда аунап яткан кешеләрнең җәсадлары да бихисап. Менә шуларны барлауга, хөрмәт белән җиргә иңдерүгә дә юнәлтәсе иде бу акчаларны. Шундый гыйбарә бар: сугышта һәлак булучыларның соңгысы җирләнмичә, әле сугыш бетмәгән дип санала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG