Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ярдәмчеләренә Кырымда җир 0,1% бәядән бирелә


Диңгез ярына якындагы күлдә балык та күп
Диңгез ярына якындагы күлдә балык та күп

Кырымтатарларга сөрген вакытында тартып алынган өйләре өчен яңа йорт төзергә дә җир бирелмәгән вакытта Русия президентының дусларына иң яхшы җирләр бушлай диярлек бирелә.

Акъяр (Севастополь) хакимияте Кара диңгез ярыннан бик еракта булмаган Гасфорт тавы итәгендә, күл буенда 266,5 һектар җирне 0,1 процент бәясенә Русиянең "Төнге бүреләр" мотоциклчылар клубына бирергә дип карар итте.

Бик матур урында урнашкан бу җирләр экстремаль спорт төрләре һәм ял итү үзәге төзү өчен әлегә 10 елга бирелә, әмма анда инде күп кенә корылмалар, шул исәптән кунакханәләр дә төзү рөхсәт ителә.

Хакимият карарында бу үзәкнең шәһәр өчен әһәмиятле булуы, шуңа күрә арендага зур ташлама белән бирелүе языла. 266,5 һектардагы ул җирнең аренда бәясе 1,4 миллиард сум булса, "Төнге бүреләр"гә аны 1,4 миллион сумга гына бирәчәкләр.

Хакимиятнең бу карарын интернетта күпләр кирәк вакытта ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләү буларак бәяли. Үзләрен "Төнге бүреләр" ("Ночные волки") дип атаучы бу матайчыларның Русия хакимиятенә хезмәт итүенә ишарәләп кайберәүләр аларны "ночные дворняшки" дип тә атый башлады.

2009 елда Гасфорт тавы янында "Төнге бүреләр" бәйрәмендә Владимир Путин һәм Александр Залдостанов
2009 елда Гасфорт тавы янында "Төнге бүреләр" бәйрәмендә Владимир Путин һәм Александр Залдостанов

"Төнге бүреләр" клубы җитәкчесе Александр Залдостанов Русия президенты Владимир Путинның якын дусты санала. Узган кышта Залдостанов хакимияткә ризасызлык чараларын кирәк булган очракта көч белән бастырачагын белдергән "Антимайдан" хәрәкәтен оештыручыларның берсе булды. Аңа кадәр Залдостанов кешеләре Кырымны аннексияләүдә дә катнашты.

Русия хакимияте Залдостанов кешеләренә яхшы җирләрне генә түгел, бюджет акчаларын да бик мулдан биреп килә.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальный Залдостанов матайчыларына бюджеттан төрле грантлар рәвешендә генә дә 56 миллион сум бирелгәнлеген фаш итте. Кырымнан җир бирелү хәбәренә исә Навальный "Нинди табышлы патриотизм" дип язды.

Ә узган март аенда Залдостанов Казанга килеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казанда патриотик матай тамашасы оештырып бирергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG