Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Татар хатын-кызлары дөньякүләм форумга әзерләнә


Узган елгы форумда катнашучылар

Узган елгы форумда катнашучылар

15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы уза. Чарада хатын-кызлар алдында торган бөтен проблемнар да күтәреләчәк һәм дөньядагы төрле оешмаларның бергәләп эшләве турында да сүз барачак.

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. Анда 600дән артык кеше катнашуы көтелә. “Интертат.ру” сәхифәсе хәбәр итүенчә, быелгы програм күбрәк үзара фикер алышуга корыла. 16 май Г.Камал театры бинасында көнне узачак пленар утырышта, шулай ук Татарстанның фәннәр академиясендә узачак очрашулар барышында 30дан артык кеше чыгыш ясарга теләк белдергән.

Кунаклар Арча төбәгендәге уку йортларында булачак, шулай ук шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт оештырыла. Чарада катнашучыларга К.Тинчурин исемендәге театрда Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен, “Казан” бию ансамбленең зур концертын тамаша кылырга мөмкинлек булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG