Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “Бигиев укулары” уза


Муса Бигиев тормышының күп өлешен чит илләрдә уздырган мөһаҗир галим. 20 елга якын гомерен чит илләрдә үткәрә.

17-20 май көннәрендә Петербургда “Бигиев укулары” дип исемләнгән II халыкара фәнни-белем бирү конференциясе уздырыла. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Быелгы чара “XXI гасырда мөселман фикере: традицияләр һәм яңарыш бердәмлеге” дип атала.

Конференциядә Русия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Мөселман галимнәре халыкара берлеге генераль сәркатибе Али Мөхеддин әл-Карадаги, “Дәүләт эрмитажы” музее җитәкчесе Михаил Пиотровский, Европаның эре мөселман оешмалары башлыклары катнашуы көтелә.

II “Бигиев укулары” 18 май көнне иртәнге 9да “Эрмитаж” дәүләт музееның рәсми кунакханәсе”ндә ачыла.

Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан күптән түгел Казанның Тукай музеенда искә алу кичәсе уздырылды. Галимнәр аңа тиешле игътибар юк дип әйтә.

XS
SM
MD
LG