Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламенты Акмәчет һава аланына Амет-Хан Султан исемен бирде


Амет-Хан Султан
Амет-Хан Султан

Украина Югары радасы Кырым башкаласы Акмәчет һава аланына Амет-Хан Султан исемен бирергә карар итте.

Амет-Хан Султан Икенче дөнья сугышындагы батырлыклары өчен ике мәртәбә Советлар берлеге каһарманы исемен алган очучы-сынаучы.

Украина парламенты карарына күрә хәзер бу Һава аланы "Амет-Хан Султан исемендәге Акмәчет халыкара һава аланы" дип аталачак.

Элегрәк кырымтатарлар әлеге һава аланына Амет-Хан Султан исемен бирүне сорап күп тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма аларның үтенече кире кагылган иде.

13 майда Кырымдагы "Украин мәдәни үзәге" дә Кырым хөкүмәтенә һәм Дәүләт шурасына, шулай ук Русия хөкүмәтенә шундый тәкъдим белән ачык хат чыгарды.

2015 елның февраль ахырында Кырым берлеге исемле һәм Кырымтатар җәмәгать шурасы исемле оешмалар да һава аланына кырымтатар очучысы исемен бирүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәтәгать итте.

Амет-Хан Султан 603 мәртәбә сугыш очышына күтәрелә, шәхсән үзе 30, төркемдә катнашып 19 дошман очкычын бәреп төшерә. Барлыгы 100 төрле очкыч сынауда катнаша.

Мәскәүдә сынаучы-очучы булып эшләгәндә ул кырымтатарларны Кырымга кайтару өчен көрәштә дә катнаша.

Амет-Хан Султан 1971 елның 1 февралендә Ту-16 очкычында оча торган лабороторияне сынаганда һәлак була.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Киев Акмәчет һава аланын ябуын белдерде һәм анда очышларны тыйды. Хәзер бу һава аланына Русия очкычлары гына оча.

XS
SM
MD
LG