Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Киләсе атна ахырында Мәскәүдә беренче мобил мәчет эшли башлый.

Машинага тагыла торган тәгәрмәчле кечкенә мәчетләрне элегрәк Halal Guide әсбабын ясаган Казандагы бер ширкәт җитештерә.

Бу мәчеттә кечкенә тәһарәтханә һәм намаз кылу бүлмәсе бар. Шулай ук ризык сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

2 миллионлап мөселман яшәгән Мәскәүдә бары дүрт кенә мәчет булу сәбәпле мәчетләр бик нык җитешми. Мобил мәчетләр бу проблемны чишәргә ярдәм итә ала диелә. Теләгән урынга мәчетне бер көн алдан интернет аша чакырту кирәк булачак.

Бу проектка алынган төркем җитәкчесе Айрат Касыймов әйтүенчә, беренче мәчет уңышлы эшләп китсә, барлыгы сигез мобил мәчет ясау карала. Аларның алтысы зур бизнес үзәкләр янында торачак, икесе шәһәр буйлап чакырылган урыннарга йөриячәк.

XS
SM
MD
LG