Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры белән Башкорт дәүләт курчак театры 14 май көнне Уфада һәм Казанда алмаш гастрольләрен башлап җибәрде.

Казанлылар Уфага Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” музыкаль әкиятен алып килсә, Башкортстан курчак театры Казанда кечкенә тамашачыларга “Зур сер” спектаклен тәкъдим итә. “Әкият” театрының Уфадагы иҗат сәфәренең беренче көне тамашасына билетлар алдан ук сатылып беткән.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры Уфадагы сәфәре барышында “Сертотмас” үрдәк” тамашасын көн саен өчәр тапкыр күрсәтәчәк. Мәктәп укучылары да, балалар бакчаларына йөрүчеләр дә зал тутырып килә кунакларның кызыклы әкиятенә. Казан артистлары үзләре дә бик канәгать алмаш гастрольләрдән.

Башкорт курчак театры бинасы

Башкорт курчак театры бинасы

Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев Уфага һәрчак илһамланып килүләрен әйтә. “Без бу юлы Башкортстанның кечкенә тамашачылары игътибарына “Сертотмас үрдәк” әкиятен тәүге тапкыр күрсәтәбез. Балалар бик яратып карый, шаян-көлкеле күренешләргә ихлас көләләр, рәхәтләнеп кул чабалар, артистлар белән аралашып та алалар”, - ди ул.

Артистлар чит төбәкләргә шушындый иҗат сәфәрләренең файдасы ифрат зур дип билгели. Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова фикеренчә, мондый гастрольләр тәҗрибә туплау өчен дә бик әһәмиятле. “Үз казаныңда гына кайнау мүкләндерә башларга мөмкин, “йөргән таш шомара” дип юкка гына әйтелмәгәндер. Монда яңа сәхнә, шуңа күрә беренче чыгыш ясау хәтта бераз дулкынладыра да, җаваплылыкны да арттыра”, ди ул.

Әйе, “Сертотмас үрдәк” әкиятен Уфаның кечкенә тамашачылары тәү тапкыр күрә. Шуңа да мавыктыргыч һәм җанлы тамашадан хисләр ташып тора. Казан кунакларының Уфага сәфәре 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы ук көннәрдә Башкорт дәүләт курчак театры Казанда Аврора Рахманкулованың “Зур сер” әкияте белән чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG