Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Русиянең җәйге туризм өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә керде


Казан
Казан

Русиянең бу җәйдә туризм өчен иң популяр шәһәрләре исемлегендә Казан Петербур белән Мәскәүдән кала өченче урынны алды.

Travel.ru бу рейтингны үзләренә кунакханәләрне мөстәкыйль рәвештә аертучылар 1 июньнән 31 августка кадәр аерткан бүлмәләр санына карап төзегән.

Иң популяр шәһәрләр унлыгына шулай ук Калининград, Вологда, Краснодар, аннексияләнгән Акъяр (Севастополь), Ярославль, Екатеринбур, һәм Түбән Новгород кергән, Уфа керә алмаган.

Петербур кунакханәләрендә бүлмәләр уртача биш көнгә аертылса һәм уртача 3200 сум торса, Мәскәү белән Казанда уртача дүрт көнгә аертылган һәм уртача 3000 сум тора.

XS
SM
MD
LG