Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Татарстан WorldSkills бәйгесендә милли һөнәрчелеккә таянмакчы


19-23 майда Татарстан башкаласында WorldSkills Russia III һөнәри осталык чемпионатының финалы үтәчәк. Бу чара узасы “Казан ярминкәсе”ндә әзерлек эшләрен күрсәткәндә оештыручылар Татарстанның милли һөнәрчелегенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

Татарстанның нияте – 2019 елда WorldSkills халыкара һөнәри осталык чемпионатын кабул итү. (Бәйгенең атамасы world – дөнья һәм skills –һөнәри осталык​ сүзләреннән төзелгән – ред.) Дөньякүләм бәйгенең оештыручылары белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин Казан намзәтен хуплап, Татарстан башкаласы Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләренә караганда да яхшырак дигән иде. Инде республика җитәкчелеге Путинның әлеге фикерен акларга тырышкандай, һәрьяклап Казанның дөньякүләм чаралар үткәрергә әзерлеген күрсәтмәкче.

Бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финалын кабул итәргә әзерләнә. Аның төп оештыручылары – Русиянең WorldSkills International халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдскиллс Россия” берлеге. Чемпионатның бюджеты 75 миллион сум тирәсе, Татарстан шуның яртысын түләргә тиеш, яртысы – Русия хөкүмәтеннән. Анда илнең 50 төбәгеннән йөзләгән студент һәм эксперт катнашачак, ди оештыручылар.

Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев әйтүенчә, Татарстанның милли-җирле һөнәрчелегенә аерым игътибар биреләчәк.

“Безнең иң мөһим үзенчәлегебез – милли һөнәрчелек. Чөнки бүгенге һөнәрләрнең чишмә башы элекке һөнәрчелеккә барып тоташа. “Казан ярминкәсе”ндә махсус милли һөнәрчеләр утары төзеләчәк. Анда татар, рус, керәшен, удмурт халыкларына урын биреләчәк. Татарстанның районнары да милли-җирле һөнәрчелекне күрсәтәчәк.

Гадәти һөнәрләр арасында мич салучы, түбә ябучы, буяучы, ландшафт дизайнеры, җитештерү процессларын автоматлаштыручы, сәнәгать автоматикасы белгече, 3D принтерларда эшләүче, металл белән эшләү, лаборант-химик, авиация техникасына хезмәт күрсәтү һәм башка юнәлешләр бар.

Илкүләм чемпионат финалында шулай ук төрле конференция, түгәрәк өстәлләр үткәрү күздә тотыла”, ди Тимерхан Алишев.

WorldSkills Russia финалистларын Универсиада авылында урнаштырачаклар. Һөнәрләр саны, былтыргы 36дан быел 57гә кадәр арткан. Бәйгенең сынаулары ачык һавада “Казан ярминкәсе”ндә узачак. Татарстан бу чараны республикадагы шәһәр-районнарыннан 60 меңләп мәктәп укучысына күрсәтмәкче. Ябылу тантанасына Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев килер дип көтәләр.

WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә 11-16 август үтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG