Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан - Яңа гасыр" Рөстәм Миңнехановны Татарстан президентлыгына намзәт итеп чыгара


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Казанда "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан президентын сайлауга намзәт итеп чыгару карары игълан ителде. Хәзерге вакытта президент вазифаларын башкаручы Миңнехановны намзәт итеп күрсәтү турында ачык тавыш бирүдә катнашучылар бу карарны бертавыштан хуплады.

Утырышта катнашучылар Миңнехановның җитәкчелек сәләтен мактап, аның җитәкчелегендә Татарстанның дәвамлы үсештә булуын әйтеп Татарстан президенты вазифасына башка намзәт "юк һәм була да алмый" дип белдерде.

Республика президентын сайлау бу елның 14 сентябренә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG